Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илгә җиңү алып кайткан солдатларның исемнәре "Хәтер" китапларында урын алган

Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ул яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманнарга тиңләргә чакыра. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышының да тәмамлануына 70 ел буды. Бу сугышка безнең районыбыздан 18 меңгә якын кеше Ватанны саклау өчен фронтка алынды,...

Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ул яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманнарга тиңләргә чакыра.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышының да тәмамлануына 70 ел буды. Бу сугышка безнең районыбыздан 18 меңгә якын кеше Ватанны саклау өчен фронтка алынды, шуларның 10 меңнән артыгы сугыш кырларында ятып калды. 7 меңнән артык кеше генә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтты.

Яу кырында ятып калган райондашларыбызның исемнәре "Хәтер" китапларына язылып мәңгеләштерелде (14 том, 23/1 том, 23/2 том). "Хәтер" китабы 1995 нче елда президент М.Ш.Шәймиев Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә нәшер ителде. Китапның 14 нче томында 8895, ә 1998 нче елда төрле сәбәпләр аркасында "Хәтер" китабының 14 нче томына керми калган 618 кешенең исеме өстәмә китап булып чыкты.

Сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп, илгә җиңү алып кайткан татарстанлыларның да исемнәре "Хәтер" китабында урын алды. "Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабы Татарстан Министрлар Кабинетының 03.12.2003 нче елда кабул ителгән 623 номерлы Карары нигезендә нәшер ителде. Китапта Кукмара һәм Тәкәнеш район хәрби комиссариатлары тарафыннан алынган 5272 сугышчы турында мәгълүмат тупланган. "Хәтер" китаплары белән районыбызның туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда танышырга мөмкин.

"Хезмәт даны" газетасының 22 апрель (№ 29) санында "Кем соң безнең әти?" исемле мәкалә дөнья күрде. Мәкалә авторы Татар Толлысыннан Сәлимә апа Муллина әтисе - сугыш ветераны Гарифулла Нәфыйковның илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз исемлегенә кертелмәве, "Хәтер" китабында исеме булмавына борчылуын җиткергән. Сәлимә апага әтисенең "Алар илгә Җиңү алып кайтты" исемле "Хәтер" китабының 214 нче битендә язылуын искәртеп үтәсебез килә. Бу китап гомерләрен аямыйча илебез данын үстергән кешеләргә тирән ихтирам билгесе булып тарихта калсын иде.

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbVBHeklaNzIzZGJyMk1qTGNuLUFadGZpd1hwOXY4NGQwY1F0UW1mc0tYQ2tTWHN3QlpDM3hPdEp6NURFUS01ZlpMaVg3V2g2TFZpeHVGcEFaVG9pV3JwNlhEQl9iQjI3dw&b64e=2&sign=0291af6f45bf15deeb1297877b85838a&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X