Бәхетле кызның ике әнисе була. Берсе - тудыра, иркәләп үстерә, ә икенчесе, үз баласыдай якын итеп, гаиләләсенә кабул итә.
Кайберәүләрдән: "Минем әнием кояш кебек, ул һәрвакыт үзенең җылысын бирә, нурлары белән иркәли, ә кайнанам ай кебек салкын карашлы, сүзләре белән җанны суыта", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә минем...
Бәхетле кызның ике әнисе була. Берсе - тудыра, иркәләп үстерә, ә икенчесе, үз баласыдай якын итеп, гаиләләсенә кабул итә.
Кайберәүләрдән: "Минем әнием кояш кебек, ул һәрвакыт үзенең җылысын бирә, нурлары белән иркәли, ә кайнанам ай кебек салкын карашлы, сүзләре белән җанны суыта", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә минем өчен ике әнием дә кояшка тиң. Бер кояшым инде сүнсә дә, аның олы мәхәббәте йөрәктә саклана, онытылмый. Ярый әле икенче кояшым Рәйханә Якубова исән-сау. Мин аны беркайчан кайнана дип әйтә алмадым, әнием ул.
Әниебез, безне якты йөз белән елмаеп каршы ала, инде тугызынчы дистәне ваклап баруына да карамастан, йөгерә-йөгерә чәйләр куеп сыйлый, авыр вакытларда һәрчак әти белән бергә безгә ярдәмгә килә. Без аның хәер-догалары белән яшибез.
Әни, мин сине бик хөрмәт итәм, рәхмәтләремнең дә чиге юк. Синең олы йөрәгең, киң канатларың балаларны да, киленнәрне, кияүләрне, оныкларны да сыйдыра. Бу дөньяда барлык әниләр дә шундый булсын иде!
Асия ЯКУБОВА, Кукмара
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев