Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүчеләр билгеле

28 февральдә район Мәдәният йортында шигырь һәм хикәя язучылар арасында "Хезмәт даны" һәм "Серемне сиңа чишәм" газеталары үткәргән конкурсларга йомгак ясалды. Җиңүчеләр дип түбәндәге авторлар танылдылар. Алар дипломнарга һәм премияләргә лаек булдылар.

Гали Галиев исемендәге шигырь язучылар конкурсында җиңүчеләр:
1 урын - Ришат Миннемуллин, Зур Сәрдек гимназиясе укучысы (3000 сум премия).
2 урын - Алсу Касыймова, Зур Кукмара урта мәктәбе (2000 сум).
2 урын - Зөһрә Вильданова, Кәркәүч урта мәктәбе (2000 сум).
3 урын - Әдилә Шәймәр-данова, Кәркәүч урта мәктәбе (1000 сум).
3 урын - Әдилә Гыйззәтуллина, Байлангар урта мәктәбе (1000 сум).
300 сум күләмендә кызыксындыру премияләре:
Айгөл Байгобулова, Түбән Өскебаш урта мәктәбе укучысы.
Нурия Исмәгыйлова, Олыяз урта мәктәбе укучысы.
Рәзил Мөхәммәтҗанов, Зур Сәрдек гимназиясе укучысы.
Ландыш Салихова, Югары Арбаш урта мәктәбе укучысы.
Миләүшә Сәмигуллина, Зур Кукмара урта мәктәбе укучысы.
Нәзилә Фәтхетдинова, Зур Сәрдек гимназиясе укучысы.
Йолдыз Шаһабиева, Зур Сәрдек гимназиясе укучысы.
Динә Абдуллина, Байлангар урта мәктәбе укучысы.
Мәгъсүм Насыйбуллин исемендәге хикәя язучылар конкурсында җиңүчеләр:
Фәридә Хисамова, Тырыш авылы ("Кабатланган язмыш", "Үкенечле ялгыш" һ.б. хикәяләре өчен) - 3000 сум.
Мәгъсүм Хәбибуллин (үлгәннән соң), Кукмара, (Детектив хикәяләр циклы өчен) - 2000 сум.
Ләйсән Шаһабиева, Зур Сәрдек авылы - 1000 сум.
Кызыксындыру премияләре:
Илзия Гаязова, Кукмара, 500 сум.
Гөлсинә Хамаянова, Адай, 500 сум.
Фидания Камалова, Кукмара, 500 сум.
Укучылар арасында:
Зәлия Галәветдинова, Кукмара 1нче гимназиясе укучысы - 200 сум.
Айгөл Байгобулова, Түбән Өскебаш урта мәктәбе укучысы - 200 сум.
Зөһрә Вильданова, Кәркәүч урта мәктәбе укучысы - 200 сум.
Конкурста катнашучыларны "Хезмәт даны" газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова, "Серемне сиңа чишәм", Себерке", "Күрәзә" газеталарын гамәлгә куючы, конкурсның иганәчесе, язучы, журналист Заһид Мәхмүди, язучы Рафис Корбан, район мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуровлар тәбрикләделәр.
Бәйгене оештыручылар конкурста катнашкан барлык авторларга рәхмәт белдерәләр һәм иҗади уңышлар телиләр. Шулай ук конкурсны үткәрүдә ярдәм иткән район Мәдәният йорты, үзәк китапханә, балалар сәнгать мәктәбе коллективларына рәхмәтебезне белдерәбез.
Әлеге конкурслар дәвам итәчәк. Аларның шартлары белән апрель ае башларында таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X