Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хезмәт даны” – иң уңышлы эшләүче газеталарның берсе

Римма Ратникова,Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары: -Минем балачагым һәм үсмер елларым Кукмарада үтте. Шуңа күрә район газетасы минем күңелемдә аерым урын алып тора, аның белән бәйле күп кенә җылы истәлекләр саклыйм. Беренче тапкыр редакциягә шигырь алып килгән көнем әле бүгенгедәй хәтеремдә. Студент елларымда да мин биредә күп тапкырлар практика...

Римма Ратникова,Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары:

-Минем балачагым һәм үсмер елларым Кукмарада үтте. Шуңа күрә район газетасы минем күңелемдә аерым урын алып тора, аның белән бәйле күп кенә җылы истәлекләр саклыйм. Беренче тапкыр редакциягә шигырь алып килгән көнем әле бүгенгедәй хәтеремдә. Студент елларымда да мин биредә күп тапкырлар практика үттем. Яшьлегемнең бер матур мизгеле иде бу. Бүген дә редакция коллективы белән безне дуслык җепләре бәйли. "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы күп еллар дәвамында үзенең укучыларына тугры булып кала, хакимият белән халык арасын бәйләүче буын ролен үти. Редакция район тормышын яктыртып кына калмый, үзе дә анда актив катнаша: төрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәрә, яшь каләм ияләрен үстерә. Хәзер дә газетаның уңышларына сөенеп яшим. Бигрәк тә "Кукмараның 7 могҗизасы" проектын билгеләп үтәсем килә. Мәдәни-мирасны үз эченә алган бу проект Кукмара районының үзенчәлекле тарихын киләсе буыннар өчен саклап калуда мөһим роль уйный.

Фәрит Шаһиәхмәтов, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры:

-Безнең җәмгыятьнең шәһәрләрдә, районнарда 84 филиалы бар. Кукмара районы филиалы иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе булып тора. "Хезмәт даны" газетасы үзенең күпсанлы тиражы, эчтәлеге, халык белән тыгыз элемтәдә булуы ягыннан марканы югары тота. Бүген "Комсомольская правда" кебек танылган газеталар да моның кадәр тираж җыя алмый. Газетаның электрон варианты, сайт та халык арасында популярлык яулый бара, һәркөнне бер меңнән артык кеше интернет-портал яңалыклары белән дә таныша. Штаттан тыш хәбәрчеләрнең газета турында әйткән фикерләре дә кукмаралылар арасында аның дәрәҗәсе югары булуын дәлилли. Алга таба да иҗат уңышлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk