Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хезмәт даны” газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова: “Уңышларыбыз да, сөенечләребез дә уртак булсын”

Чебешләрне санар чак җитте: һәр тармакта еллык эшкә йомгак ясала. Редакция коллективының эше подписка нәтиҗәләрендә һәм "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте составындагы филиаллар арасында барган ярыш йомгакларында чагыла. Сөенечебез зур: "Хезмәт даны" газетасы 88 филиал арасында "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә иң яхшылар исәбенә чыкты, "Ел лидеры-2015" дигән Диплом белән бүләкләнде. Моннан...

Чебешләрне санар чак җитте: һәр тармакта еллык эшкә йомгак ясала. Редакция коллективының эше подписка нәтиҗәләрендә һәм "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте составындагы филиаллар арасында барган ярыш йомгакларында чагыла.

Сөенечебез зур: "Хезмәт даны" газетасы 88 филиал арасында "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә иң яхшылар исәбенә чыкты, "Ел лидеры-2015" дигән Диплом белән бүләкләнде. Моннан тыш, Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы программаларны яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында оештырылган конкурста икенче урынны яулап, Дипломга ия булды.

Подписка нәтиҗәләре дә куанырлык - киләсе елга да газетабыз атнага ике тапкыр 7500 гаиләгә килеп торачак. Күп газета-журналларга тираж кимегән чорда үз укучыларыбызны югалтмау хезмәтебезгә зур бәя булып тора. Моннан тыш, газетабызның электрон вариантына өстенлек бирүчеләр дә күп: газета сайтының "В контакте" социаль челтәрендәге төркемнең дә 10300дән артык абунәчесе бар, көн саен 1500ләп кеше сайт яңалыклары белән танышып бара. Бу уңышларга бары тик сезнең - бернәрсәгә дә битараф калмаган газета укучыларының да ярдәме белән генә ирештек. Киләчәктә дә бергә булыйк, уртак иҗат утында кайныйк.

Районыбыз халкын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез. Яңа ел зур уңышлар, бәхетле мизгелләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булыйк, рухи һәм матди яктан җитешле, тыныч тормышта гомер кичерик.

Ихтирам белән "Хезмәт даны" газетасы баш мөхәррире Гөлгенә ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk