Хатын-кызлар бер күрүдә гашыйк булмый
Британия галимнәре хатын-кызлар бер күрүдә гашыйк булмый дигән фикергә килгәннәр. Нәфис затларга көчле затка гашыйк булу өчен бер караш ташлау гына җитми, кимендә алты тапкыр караш ташлау кирәк, дип яза Raut онлайн-басмасы. Ир-атны күздән кичерү өчен хатын-кызга 45 секунд вакыт таләп ителә икән. Башта нәфис затлар ир кешенең йөз чалымнарына...
Британия галимнәре хатын-кызлар бер күрүдә гашыйк булмый дигән фикергә килгәннәр. Нәфис затларга көчле затка гашыйк булу өчен бер караш ташлау гына җитми, кимендә алты тапкыр караш ташлау кирәк, дип яза Raut онлайн-басмасы.
Ир-атны күздән кичерү өчен хатын-кызга 45 секунд вакыт таләп ителә икән. Башта нәфис затлар ир кешенең йөз чалымнарына игътибар итә, аны "тикшергәннән" соң, аскарак төшә - кулына туктала: балдагы бармы юкмы икәнлеге ачыклана. Әгәр балдакка күзләре төшмәсә, игътибар тагын да аскарак төшеп китә - ботикага төбәлә, аның пөхтәлеге һәм сыйфаты "тикшерелә". Аннан соң гына ир-егетнең гәүдәсенә караш юнәлә, сөйләшүе, үз-үзен тотышы иләктән үткәрелә.
Гәүдә төзелешен тикшереп, яңадан кулына кире кайтып, тырнакларын тикшергәннән соң гына хатын-кыз төпле фикергә килә: моның белән мөнәсәбәтләр корып тору кирәкме, юкмы икәнлеген хәл итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев