Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хастаханә – дәвалау урыны гына түгел

Ул бер-берең белән очрашу, танышу һәм тәҗрибә уртаклашу урыны да. Хастаханәгә авырып килгәч, палатадагы авырып ятучылар белән танышам. Ятагымны уңайлап, урыныма ятам. Күзләремне йомып, табибка чакыруларын көтәм. Табиб сорашып, тикшереп, авыру тарихымны тутыра. Берничә көн система, уколлар алып, башка процедуралардан соң хәлем җиңеләя. Иптәшләрем белән сөйләшеп, фикер алышырдай хәлгә киләм....

Ул бер-берең белән очрашу, танышу һәм тәҗрибә уртаклашу урыны да. Хастаханәгә авырып килгәч, палатадагы авырып ятучылар белән танышам. Ятагымны уңайлап, урыныма ятам. Күзләремне йомып, табибка чакыруларын көтәм. Табиб сорашып, тикшереп, авыру тарихымны тутыра. Берничә көн система, уколлар алып, башка процедуралардан соң хәлем җиңеләя. Иптәшләрем белән сөйләшеп, фикер алышырдай хәлгә киләм.

Авыруым белән тыныч кына көрәшеп ятканда, сөйләшүләре буенча, кемнең нинди һөнәр иясе икәнлеген чамалаган идем. Алар сөйләшкәндә үзем дә кушылгалый башладым. Күрше койкада Зур Сәрдек авылыннан килгәч, Наил Шакиров ята. Палатадашларымнан берсе аңа:

-Сине элеккеге район хакимияте башлыгы белән бутамыйлармы соң? - дип, безне җанландырып алды. Ул - районның күренекле умартачысы. Терлекчеләр слетында да катнашкан. Тәҗрибәсе зур. Үзенең яраткан эшен минем белән дә уртаклашты. Сорауларыма җавап бирде. Корт анасын чыгару һәм саклау тәртибен өйрәтте. Алдагы көннәремдә ул өйрәткән тәртип белән эшли башладым. Башка вакытларда Чурадан Василий Дмитриев, Мәмәширдән Мәүлит Гатауллин белән хастаханәдә ятканда танышып, кортчылык буенча аңламаган эшләремә җавап алдым. Мәүлитне район җыелышларында күреп йөрсәм дә, болай якыннан очрашканым булмады. Бу тәҗрибәле эш осталары умарта карауның асылын иренмичә аңлаттылар. Виноград үстерергә дә, хастаханәдә Минсур белән танышып, аннан өйрәндем. Инде байтак еллар шул остадан алган үсентеләрне үстереп, әйбәт кенә уңыш алам. Кыска гына вакыт эчендә, уку курсында узган кебек, эш рәтенә төшенеп, дәваланып кайта идем. Менә хәзер дә бергә дәваланган палатадашларымны еш искә алам.

Мансур ХӘСӘНОВ,Татар Толлысы авылы

фото: http://transplant.ru.com/?ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk