- Ышанасыңмы, мин телевизор да карамыйм, газета-журнал да укымыйм. Аларда бернинди позитив та, игътибар итәрдәй яңалык та юк. Карасам да, "Маша и медведь"не генә карыйм, - дип шаккатырган иде моннан берничә ел элек райондагы бер җитәкче. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Ахыр килеп, кечкенә баласы булгач (ә балалы йортта төп...
- Ышанасыңмы, мин телевизор да карамыйм, газета-журнал да укымыйм. Аларда бернинди позитив та, игътибар итәрдәй яңалык та юк. Карасам да, "Маша и медведь"не генә карыйм, - дип шаккатырган иде моннан берничә ел элек райондагы бер җитәкче. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Ахыр килеп, кечкенә баласы булгач (ә балалы йортта төп канал - Карусель һәм анда бу сериалны еш күрсәтәләр диләр), шулай эшлидер инде дип акладым үзен.
Үткән җәй атна-ун көн бик ыгы-зыгылы булды. Телевизор да каралмады, интернетны да кабызмадык, газеталар да өстән-өстән генә күздән кичерелде. Ниһаять, дип яңалыклар вакытына телевизорны кабыздым. "Без югында дөнья кай тарафларга үзгәрде икән?" - дисәм... әйтерсең, әлеге ун көн бөтенләй булмаган, телевизордан кичә генә "аерылган". Шул ук сугыш, шул ук кан, шул ук күз яше... Украина вакыйгалары (кызганыч, "кайнар нокта"лар өстәлә тора), Европага качаклар агымы башланганнан бирле яңалыкларны фәкать кешеләр язмышы турында уйланмасаң гына карап була. Йортсыз-җирсез, илсез калганнарны уйласаң, билгеле, төн йокыларың кача торган. Аларга фаҗигаләр, терактлар, вәхшилекләр белән тулы сюжетлар өстәлә һәм, гаҗизләнеп, бу илдә башкаларга күрсәтерлек бер генә матур яңалык, үрнәк-өлге булырлык эшләр-кешеләр калмадымы әллә дисең. Явызлыкны күрә-күрә тагын да явызланып бетәбез түгелме, берсеннән-берсе хәтәррәк вәхшилекләр арту шуның нәтиҗәсе түгелме? Матурлыкны, яхшылыкны күрми-ишетми генә аңа ничек омтылмак кирәк тә, яшь буыннан ни өмет итмәк кирәк?
Әле бит аның яңалыклары гына түгел, фәләнчә каналның барысында да диярлек атыш-үтереш турындагы бетмәс-төкәнмәс, бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш детективлар яки "Воронины" кебек иләс-миләс сериаллар, берсеннән-берсе күңел кайтаргыч хәлләргә корылган, беркем беркемне тыңламый, ишетми торган ызгыш-талашлы шоулар... Гыйбрәттән дә бигрәк, һәммәсе начар өлге-үрнәккә охшап тора. Көн-төн, һәрьяклап барган бу "тәрбия" балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә психологиясен "вата, җимерә" торган. Психологлар, балалар компьютерда атыш-үтереш уеннары уйнап "бозылып" бетә, дип чаң сукса, ир-ат заты, миңа калса, нәкъ менә әлеге дә баягы детективлар корбанына әйләнеп, үзләренә начар гадәтләрне шактый "йоктырды". Үз баласына кул сузучылар, сабыйларның сафлыгын мәсхәрәләүчеләр - ир-ат исеме әрәм булырлык бозык җаннар арта бару да шуның бер нәтиҗәседер күк тоела. Ялгышасың, боларны бит гыйбрәт өчен күрсәтәләр диючеләр дә табылыр. Бәлки, чыннан да, бүгенге заманның иң көчле идеология коралы булган шул экраннар аша безне алай эшләргә ярамый дип кисәтүләредер? Тик алар бүгенге форматта үз максатларыннан шактый ерак шул, кызганыч.
Детективлар ошамаса, әнә "сабын опералары" җитәрлек, шуларны кара диючеләр дә булыр. Алар да теләгән тәрбияне бирми шул. Чынбарлыктан бик ерак торган, бер чиктән икенче чиккә ташланучы сериаллар да кешене җиңел тормышка этәрә, "түшәмгә төкереп ятып кына" да баеп булуга, "Золушка" әкиятендәге бай принцларга өметләндерә. Иң популяр чагында фильмнарга төшүдән туктаган, Россиянең танылган бер актеры үзенең кинода төшмәвенең төп сәбәбен аңлатканда: "Без уйнаган рольләр кешеләрне чынбарлыктан ерагайта, аның аңын, фикерен томалый, уйлау сәләтен үтерә, акча дип кенә мин моны эшли алмыйм", - дип шаккатырган иде. Зәңгәр болытлар арасында адашу да юньлегә илтмәсен аңласакмы?..
Бер чорда бар мәгълүмат чаралары дәррәү килеп спайслар турында шаулады. Аларга хокук саклаучылар, укытучылар, тәрбиячеләр кушылды. Бу эшкә әти-әниләрне дә тартырга теләп, өсте-өстенә җыелыш җыйдылар, фильмнар күрсәттеләр. Артыкка китте. Көн-төн шулар турында гына сөйләп, күрсәтеп, балаларны тагын да ныграк кызыксындыралар инде дип, чын-чыннан курка башлаган идек (ә бит заманында наркотиклар белән дә нәкъ шулай булды, әле дә аның яңа төре билгеле булу белән мәгълүмат бирми калмыйлар, әйтерсең, махсус эшләнә). Бәхеткә, бераздан туктадылар. Май ботканы бозган кебек, артыкка киткән һәр мәгълүмат кире реакция бирә башлый. Үтерүләр, гадәттән тыш авыр җинаятьләр турында детальләп, ваклап сөйләү, язу, күрсәтү дә, миңа калса, гыйбрәт булудан бигрәк күрсәтмә әсбап булып хезмәт итә. Гыйбрәт икән, ул инде уйсызларны да уйландыра белергә тиеш. Бездә кансызлыкны дәлилләүче фактлар белән шыплап тулган мәгълүмат кына бирелә. Үз-үзенә кул салучылар турында күбрәк язган саен, килешәсездер, бу адымга баручылар да арта гына.
Кызганыч ки, бүген журналистика үзенең тәрбияви асылын югалта бара. Үз хезмәтен фәкать товар дип бәяләүче иҗат әһелләре арта. Һәм бу "товар"ның заказга корылуы бигрәк тә уйландыра. Сенсация артыннан куу, фаҗигаләр, үлем-китем, һәлакәтләр... - халык шундый темаларны егылып укый, шундый газета-журналларга күбрәк языла бит дия-дия, шактый "сул"га каердык бугай инде... Билгеле, бу хәлләргә башкача бәя бирергә омтылучылар да, авыр хәлгә юлыкканнарга ярдәм итү, тормыш төбенә төшкәннәргә менәргә булышу, авырлыкларны җиңә белүчеләр үрнәге белән яшәргә өйрәтүчеләр, көч бирүчеләр, шөкер, сирәгрәк булса да, бар...
Язмамның башында без тәрбия чарасы дип уйлаганнар нигә көткән нәтиҗәне бирми дигән идем. Миңа калса, тәрбиянең кыйбласы, билгеле бер максаты, системасы калмады. Бер "кадак"ка сугарга тиешле кешеләр әлеге "кадак"ны төрле якка боргалый, үзенә кулай якка сугарга тырыша, ә аңыбыз белән акча, байлык идарә итә. Ә акча хакимлек иткән җирдә тагын ни көтәсең?
Нет комментариев