Гөлүсәне шигырьләр яза башларга нәрсә этәргән? Үзе бу хакта болай ди: "Закир белән 14 ел бергә тату гомер итәбез. Аңа гашыйк булгач, шигырьләр яза башладым, күбесе Закирга багышланган. Бүгенге көндә 400дән артык шигырем бар. Аллага шөкер, күптәнге хыялым тормышка ашып бара, сентябрь урталарында китабым дөнья күрәчәк. Ул "Ак Бүре" китап нәшриятында бастырылачак".
Йөрәгеннән өзелеп төшкән шигъри юлларында әти-әнигә мәхәббәт, туган авылга, туган җиргә булган ярату, сагыну, төрле кешеләрнең язмышы, җаваплы һәм җавапсыз сөю, тормышны ярату темалары чагылдырылган. "Шигырьләрем минем китабымны кулына алып укыган һәр кешенен күңел кылларын тибрәтер, җаннарына ризык булыр, күңелләренә тынычлык иңдерер дип өметләнәм", - диде Гөлүсә Шаһбан Intertat.ru хәбәрчесенә.
Кабатланыр язлар, кабатланыр көзләр,
Кабатланмас ләкин сөюем.
Өзелепләр көтәм, тик берәүнең генә
Мин дә сине сөям диюен... (Гөлүсә Шаһбан)
Нет комментариев