Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фестивальдән ЮНЕСКО дипломы белән кайттылар (+фото)

Туапсе шәһәре янындагы "Комсомольск" лагеренда "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәге инде өченче ел рәттән, төрле милләт балалары арасында мәдәни фестиваль уздыра. Быел Татарстаннан бу саллы чарада 50гә якын бала катнашты. Фестиваль программасында иҗади очрашулар, мастер-класслар, милли бәйрәмнәр, күпсанлы экскурсияләр, үзенчәлекле концерт программалары, яңа милли проектлар тәкъдим итүләр булды. Кара диңгез буенда,...

Туапсе шәһәре янындагы "Комсомольск" лагеренда "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәге инде өченче ел рәттән, төрле милләт балалары арасында мәдәни фестиваль уздыра. Быел Татарстаннан бу саллы чарада 50гә якын бала катнашты. Фестиваль программасында иҗади очрашулар, мастер-класслар, милли бәйрәмнәр, күпсанлы экскурсияләр, үзенчәлекле концерт программалары, яңа милли проектлар тәкъдим итүләр булды. Кара диңгез буенда, "бочка" дип аталган махсус тору урыннарына урнашканнан соң, төгәл режим белән узган 21 көннең һәрберсендә төрле темаларга интеллектуаль һәм спорт бәйгеләре, бик күп иҗади конкурслар уздырылды.

-График шулкадәр тыгыз, хаттә кул сузымында гына булган Кара диңгездә коенып, туйганчы комда кызынып ятарга да вакыт булмады,- диләр кызлар.

Зур Сәрдек мәдәният йортының Альмира Шәймәрданова җитәкчелегендәге "Чәчкә" халык бию ансамбле әлеге фестивальгә махсус программа белән барды һәм зур уңышларга ирешеп, әллә никадәр Мактау кәгазьләренә, бүләкләргә күмелеп кайттылар. Кызлар башкарган фольклор композицияләр, милли биюләр, алар уздырган Сабан туе бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Спорт ярышларында да алдынгылыкны бирмәделәр, һәр төрдә катнашып призлы урыннар яуладылар. Фестивальне оештыру комитеты әгъзасы, республика балалар иҗаты үзәге директоры урынбасары Екатерина Чекмарева да рәхмәт сүзләре әйтеп шалтыратты. Исламия Горохова, Гүзәл Кәримуллина, Камилә Мостафина, Айзилә Шәймәрданова, Гүзәл Бобокулова, Гүзәл Әхмәтшина, Зилә Галимҗановаларның уртак тырышлыгы белән районыбызга яңа иҗади җиңүләр кайтты.

Бу сезонда катнашкан балалар коллективлары республика һәм Бөтенрәсәй фестиваль-конкурсларының лауреатлары иде. Кабардин-Балкар, Саха Якутия, Алтай, Ингушетия, Удмуртия, Калмык республикаларыннан, Чиләбе, Пермь, Самара, Ленинград, Мәскәү, Түбән Новгородтан иң көчле балалар коллективлары фестивальдә үз милләтләренең фольклор хәзинәсен тәкъдим иттеләр, этнографик һәм хореографик чыгышлар күрсәттеләр. Шулар арасында бердәнбер авыл бию коллективы, бик күп еллардан бирле төрле шәһәрләрнең Сабан туйларында тамашачы мәхәббәтен яулаган "Чәчкә" халык бию ансамбленең дә булуы мәдәният йортыбызның да, Зур Сәрдек гимназиясенең дә, районыбызның да зур горурлыгы. Уртак шатлыгыбызның иң зурысы - фестивальдә ансамбльгә ЮНЕСКО дипломы бирелде! Бу иҗади уңышлар - ансамбльнең җитәкчесе Альмира Шәймәрданованың күпьеллык тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Биючеләребезне ерак юлларга озатып калучы әти-әниләребезгә дә зур рәхмәтләребезне ирештерәсебез килә. Алар ярдәме белән милли биюләрнең реквизитлары ясала, бию костюмнары тегелә, фестивальгә баруның финанс чыгымнарын да тулысы белән үзләре күтәрделәр. Бәйрәмнәрдә сәхнәбездә чыгыш ясаучы төрле яшьтәге алтмышлап баланы бию серләренә өйрәтеп, милли сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә арымый эшләүче хезмәттәшебез, "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" медале иясе Альмирабызга һәм ансамбльгә киләчәктә яңа уңышлар телибез. Бөтенрәсәй Балалар Фестивалендә катнашу -Мәдәният елының иң зур истәлеге ул!

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, Зур Сәрдек мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X