Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Эстафета”ны каенанамнан алдым, ди Чарлы почта бүлекчәсе җитәкчесе Анастасия Харжавина

Тормышыбызга Интернет челтәре, газеталарның электрон вариантлары көннән-көн тирәнрәк үтеп керсә дә, шунысы сөенечле: басма мәгълүмат чараларына ихтыяҗ җитәрлек әле. Типография исе килеп торган газета яки журналның яңа санын кулга алгач, бар эшеңне ташлап, укуга бирелү - үзе бер рәхәтлек, рухи ял бит ул. Шуңа күрә почтальоннарны халык көтеп ала. -Мин...

Тормышыбызга Интернет челтәре, газеталарның электрон вариантлары көннән-көн тирәнрәк үтеп керсә дә, шунысы сөенечле: басма мәгълүмат чараларына ихтыяҗ җитәрлек әле. Типография исе килеп торган газета яки журналның яңа санын кулга алгач, бар эшеңне ташлап, укуга бирелү - үзе бер рәхәтлек, рухи ял бит ул. Шуңа күрә почтальоннарны халык көтеп ала.

-Мин Чарлы һәм Постников-Починок авыллары халкына хезмәт күрсәтәм. Почтаны да үзем таратам. Халык аеруча район газетасын яратып укый. Шулай ук "Вечерняя Казань" газетасына, "Тысяча советов", "Сваты" журналларына, балалар өчен басмаларга теләп язылалар. Икенче яртыеллыкка бәяләр кискен арткач, язылуның ничек буласын әлегә әйтә алмыйм, - дип фикерләре белән уртаклашты Чарлы авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Анастасия Харжавина.

Анастасия - Киров өлкәсенең Малмыж районы кызы. Бу авылга килен булып килгән. 37 ел буе шушы почта бүлекчәсендә хезмәт куйган каенанасы Галина Харжавинадан "эстафета"ны кабул итеп, аның эшен инде ике ел буе дәвам итә. Каенананың тәҗрибәсе, файдалы киңәшләре дә ярап куйган.

-Халык белән якыннан аралашу бик ошый. Эшемне җиренә җиткереп башкарырга омтылудан тыш, минем өчен иң мөһиме - кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу. Өлкәннәргә аеруча игътибарлы булырга тырышам. Ике авылда туксанга якын пенсионер бар, минем бурыч - аларга пенсияләрен, субсидияләрне үзвакытында өләшү, түләүләрне җыю, - ди ул. Әйтүенчә, Сәвәли авыл хуҗалыгы техникумында алган бухгалтер белгечлегенең дә күпмедер дәрәҗәдә ярдәме тия.

Кукмара почтамтының вакытлы матбугатка яздыру бүлеге җитәкчесе Ләйсәния Шәрәфиева Анастасиянең хезмәтен бары тик уңай яктан бәяли:

-Эшен зур төгәллек белән, җаваплылык тоеп башкаручыларның берсе ул. Һәркемгә ачык йөзле булуы, ипле, матур итеп сөйләшүе белән кешене үзенә җәлеп итү сәләтенә ия. Барлык күрсәткечләрне, шул исәптән газета-журналларга язылу, халыкка кирәкле товарлар сату планнарын һәрчак арттырып үти. Белемен күтәрү өстендә даими эшли, компьютер аша бердәм челтәргә тоташкан почта хезмәтен бик тиз үзләштерде. Профсоюз оешмасының актив әгъзасы да ул. Кыска гына вакыт эчендә шундый уңышларга ирешүе, халыкның хөрмәтен яулавы аның булдыклылыгы турында сөйли.

Анастасиянең уңган хуҗабикә икәнен дә белдек. Ветеринария табибы булып эшләүче тормыш иптәше Николай белән кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр икән. Хуҗалыкта мал-туарны күпләп асрыйлар. Кыскасы, мәшәкатьләре җитәрлек.

-Килен белән сигез ел бергә яшибез инде. Әйбәт, тату торабыз. Настя барлык эшләргә булыша, без аннан канәгать, - диләр каенанасы белән каенатасы.

Гаиләдә тынычлык, тәртип булуы да Анастасиягә дәртләнеп эшләү өчен зур этәргеч, күрәсең.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk