20 ел элек Россиянең ул вакыттагы Президенты Борис Ельцин Арча Сабан туена килеп, чүлмәк ватып киткән иде. Бу вакыйганы әле дә искә алалар. Әйтик, Илбашының күзенә бәйләнгән тасма үтә күренмәле булмаганмы? Ельцин кунак булган Сабан туеның оештыру комитеты рәисе Ринат ага Фазлыйәхмәтов моңа кадәр беркемгә дә ачмаган кайбер серләрне "ВТ"га...
20 ел элек Россиянең ул вакыттагы Президенты Борис Ельцин Арча Сабан туена килеп, чүлмәк ватып киткән иде. Бу вакыйганы әле дә искә алалар. Әйтик, Илбашының күзенә бәйләнгән тасма үтә күренмәле булмаганмы? Ельцин кунак булган Сабан туеның оештыру комитеты рәисе Ринат ага Фазлыйәхмәтов моңа кадәр беркемгә дә ачмаган кайбер серләрне "ВТ"га сөйләде.
Татар халкының милли бәйрәмен 20 елдан артык оештырган Ринат ага белдергәнчә, нәрсә генә булмасын, Сабан туе беркайчан да үз кыйбласын югалтырга тиеш түгел. Бүген күпчелек җирлекләрдә аны тамаша рәвешендә уздырырга тырышалар. "Бу бәйрәмдә сабан һәм көрәш батыры билгеләнергә тиеш. Ни кызганыч, аның халыкчанлыгы кимеп бара. Хәзер башта район, аннан соң гына авылларда уза башлады. Ә чынлыкта, мантыйк буенча, башта авылларда көрәш һәм сабан батыры билгеләнгәннән соң районныкы ачыкланырга тиеш бит", - ди Ринат ага.
Сүз дә юк, элек-электән Арча Сабан туе үзенчәлекле булуы белән күпләрне җәлеп итә. Бирегә елның елында кунаклар күп кайта. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә берничә тапкыр була анда. Ошатмаса, Ельцинны да анда алып бармаслар иде. "Тарихта булмаган хәл, моңа кадәр Арча җиренә бер патша да аяк басмаган була, - дип искә ала Ринат ага. - Яшермим, Президент катнашкан Сабан туен оештыру күпкә катлаулырак булды. Мәскәүләр кушкач, кайбер үзгәрешләр кертергә туры килде. Әйтик, зур плакатлар, лозунглар эләргә рөхсәт ителмәде. Бөтен мәйдан үч төбендәге кебек күренеп торырга тиеш иде. Президент килә дип зур үзгәрешләр кертелмәде. Тамаша барышында иң шаккатканыбыз шул булды - Ельцин кәгазьгә карамыйча сөйләде. Тукайны да, хәтта район башлыгының исемен дә бутамыйча әйтте. Ятлап килгән дип уйлар идең, иртән Казанда киңәшмәдә катнашты, анда аудитория бөтенләй икенче иде".
Сабантуйның оештыру комиссиясе рәисе буларак Ринат Фазлыйәхмәтовка ул көннәрдә аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Президентка биреләсе бөтен әйбер аның кулы аша узарга тиеш була. Өлгерсәң - өлгер, өлгермәсәң - юк, сак хезмәтеннән ул гына алырга, тапшырасы кешеләргә ул гына бирергә тиеш. Хәтта яңгырдан саклаучы кулчатыр да, бүләк итәсе түбәтәй дә, чиккән Россия гербы да, башкасы да Ринат ага кулыннан гына алынган.
Ельцин Арчада чүлмәк ватарга тиеш була. Ул аны шулкадәр оста итеп артистларча башкара ки, режиссер куйган диярсең, бөтен алымнарын оста итеп эшли. Халык тын да алмый аны күзәтә. Ничә еллар бәйрәм уздырып, бу кадәр тәмен белеп чүлмәк ватучыны күргәнем юк, дип искә ала Ринат абый.
- Ул вакытта чит илләрдән дә журналистлар килде. Соңыннан Президентны ничек кабул итүебез турында шактый әңгәмәләр бирергә туры килде, - ди Ринат ага. - Әмма берсенә дә чүлмәк вату серен ачылып сөйләгәнем булмады, гәрчә шактый бу хакта кызыксынсалар да. Инде менә сезгә сөйлим. Ельцинга дигән бәйләвечка тукыма эзләп Казан кибетләрен берничә көн айкадым. Ниһаять, таптым. Аны ике катлы итеп тектердек. Яшермим, ул бәйләвечтән чүмәкне чамаларга була иде. Күзе күренми микән дип кат-кат тикшердек. Ләкин мәйдандагы егетләр бераз гына ялгышлык җибәрде. Аларны да аңларга була, каушаганнардыр. Бәйләвечне катырак кыстылар, шуның аркасында соңыннан фотоларның кайберләрендә Президентның күзен чамаларга була иде.
Тик бу көнне бер "чп" да була язган. Сабан туен тамаша кылганнан соң кунаклар Кырлайга китәргә тиеш була. Ельцинга биреләсе чәчәкләрне алып Ринат абый да юлга чыга. Тик соңгы минутта гына Кырлайга бара торган пропускларның алмашуы билгеле була. Ә аны Ринат абыйга бирми калдырганнар. Нишләргә? Машинаны җибәрмиләр, чәчәксез дә булмый. Ул вакытта инде Кырлайдан борчылып шалтырата башлыйлар. Чәчәкләрен кочаклаган килеш район башлыгының машинасына бара да утыра. Ничек итсә итә, Президентлар туктаган арада чәчәкләрне каршы аласы кызлар кулына тапшыра. Тоткарлык булмый кала.
- Ельцинның Тукайга баш ияргә баруы үзе зур сәясәт. Ил башлыгы безнең Тукайга баш игән икән, бу - бик зур әйбер. Кайсы җитәкченең килеп Тукай алдында баш игәне бар?! Безгә килгән кунакларыбызны татар халкын танытучы шәхесләр белән таныштырырга кирәк. Ельцинның Сабан туена килүе генә түгел, бөек шагыйребез алдында баш иеп китүе дә истәлекле. Гомумән, аның Арчага килүе бар халык өчен дә яхшыга булды. Шул вакытта күпчелек урамнарга асфальт түшәлде. Шунысын да әйтим әле, Ельцинның күзен капларга тиешле бәйләвеч бүген Арча музеенда саклана. Ә менә чүлмәк ватыклары, таягы, ни кызганыч, сакланмаган. Бу хакта без ул вакытта уйлый белмәгәнбез.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
Нет комментариев