Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Донецкны җимерерләр, дип уйламадык

Совет чорында Украинаның Львов өлкәсендәге Труцкавец шифаханәсендә дәваланырга туры килде. Кайтыр алдыннан Донецкида яшәүче апам янына сугылырга булдым. Автобуста барганда янәшәмдәге апа: "Ялым ял булмады. Бандерачылар билләренә пычак тагып йөриләр. Кешеләр белән исәнләшмиләр, биргән сәламне алмыйлар. Кара коелып йөриләр",- дип сөйләде. Донецк зур, матур шәһәр булып истә калган. Урамнары киң,...

Совет чорында Украинаның Львов өлкәсендәге Труцкавец шифаханәсендә дәваланырга туры килде. Кайтыр алдыннан Донецкида яшәүче апам янына сугылырга булдым. Автобуста барганда янәшәмдәге апа: "Ялым ял булмады. Бандерачылар билләренә пычак тагып йөриләр. Кешеләр белән исәнләшмиләр, биргән сәламне алмыйлар. Кара коелып йөриләр",- дип сөйләде.

Донецк зур, матур шәһәр булып истә калган. Урамнары киң, як-якта газоннар. Халкы кешегә ихтирамлы, ягымлы. Ул чагында Украина Совет иле составында булгач, шәһәрне иңләп-буйлап йөрдек. Әлеге шәһәрне киләчәктә бомбага тотып, җимереп бетерерләр, дигән уй беркемнең дә башына килмәгәндер. Менә инде бер ел буе бу ил белән бандерачылар идарә итә. Америка Кушма Штатлары, Россиягә игълан ителмәгән салкын сугыш ачып, Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәләрен җимерү өчен корал белән ачыктан-ачык ярдәм итә.

Донецк шәһәренең Петровский районы читендә үз йорты белән яшәп яткан апаның өй тәрәзәсе бомба дулкыны белән коелып төшкән. Көне-төне подвалда утсыз, сусыз, ни үле, ни тере булып яшәгән алар. Сугыш башланганчы ук апаны авылга, үзебезнең янга кайтырга чакырып тордык. Андагы мәхшәргә чыдый алмыйча, иптәшләре ярдәме белән ул Павлоград шәһәре аша Мәскәүгә, аннан безгә кайтты. Хәзер минем күңелем тыныч, әмма апаның илле ел гомер иткән шәһәренә кайтасы килә. Сугыш туктамас микән дип, сәгать саен радионы ачып, соңгы хәбәрләрне тыңлыйбыз, телевизор карыйбыз.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=740.CgkYMoq6fY8-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk