5 июль 2015 яңалыклары
-
Кукмара районының Купка авылыннан көчле гарасат узган
Бүген, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, районыбызның Купка авылы өстеннән көчле гарасат узган. Авыл халкының сөйләве буенча, көчле җил йорт-җир, каралты-кураларга зыян китергән, шифер, калай түбәләрне каерып аткан, электр чыбыкларын өзгән, агачларны аударган. Шулай ук берсеннән-берсе эре бозлар да яуган. Боз яву нәтиҗәсендә кош-кортлар зыян күргән, бакчалардагы яшелчә түтәлләре кара җир...
-
Киндеркүлдә яшәүче ике кечкенә малайның күзенә операция ясату өчен райондашларның ярдәме кирәк!
Хөрмәтле райондашларым! Сезгә Киндеркүлдә яшәүче биш бала әнисе Николаева Ләйсән Минзакир кызы мөрәҗәгать итә. Ике улым - 2006 елгы Максим һәм 2013 елгы Тимурның күзләренә операция ясату өчен сездән матди ярдәм кирәк. Минем үтенечемне кире какмасагыз, аз гына булса да ярдәм күрсәтсәгез иде. Балаларның диагнозы: частичная атрофия зрительного нерва, гиперматический...
-
ТР Дәүләт Советында янә мәгариф учреждениеләрендә акча җыюга кагылышлы киң яңгыраш алган мәсьәлә кузгатылды
ТР Дәүләт Советы депутатлары белем бирү учреждениеләрендә акча җыюны "тыю" төшенчәсеннән баш тартырга, бу таләпне башка сүз белән алмаштырырга кирәк, дип саный. Алар фикеренчә, киң яңгыраш алган бу мәсьәләне хәл итү барышында, беренче чиратта, нәкъ менә "тыю" төшенчәсен әйләнештән төшереп калдырырга кирәк. 30 июнь көнне бу мәсьәлә буенча республика парламентының...
-
“Сәләт” IV Халыкара яшьләр уку-укыту форумы уздырыла
7-12 июль көннәрендә Алексеевск районында урнашкан "Биләр" тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә "Сәләт" IV халыкара яшьләр уку-укыту форумы уздырыла. Анда фән олимпиадаларында, төрле иҗади конкурсларда, спорт ярышларында катнашып уңышка ирешкән 12-17 яшьләрдәге 5 меңгә якын сәлкеш (сәләтле кеше аларда шулай йөртелә - ред.) катнашыр дип көтелә. Уку-укыту программасы кысаларында төрле юнәлештәге мастер-класслар,...
-
Кукмара полициясе сыра каракларының эзенә төшкән
2 июль көнне элегрәк хөкем ителгән ике кеше поселокның "Күчтәнәч" кибетеннән ике шешә сыраны түләмичә генә алып чыгып киткәннәр. Караклар тотылды, тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Донецкны җимерерләр, дип уйламадык
Совет чорында Украинаның Львов өлкәсендәге Труцкавец шифаханәсендә дәваланырга туры килде. Кайтыр алдыннан Донецкида яшәүче апам янына сугылырга булдым. Автобуста барганда янәшәмдәге апа: "Ялым ял булмады. Бандерачылар билләренә пычак тагып йөриләр. Кешеләр белән исәнләшмиләр, биргән сәламне алмыйлар. Кара коелып йөриләр",- дип сөйләде. Донецк зур, матур шәһәр булып истә калган. Урамнары киң,...
-
Кукмаралылар бердәм булып Донор каны тапшырды (+Фоторепортаж)
Ике көн рәттән районыбыз халкы Донор каны тапшырды. Бу юлы күчмә бригада Җиңү Паркы каршындагы мәйданга урнашкан иде. Кан тапшыручылар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Табиблар иң элек донорларны тикшерделәр, анализлар алдылар. Кан бирүчеләргә җиңелчә иртәнге аш һәм акчалата компенсация түләнде. -Иртәнге сәгать сигездән үк чират иде. Мин...
-
Мәктәпне тәмамлаганга 50 ел үткән дә киткән
Без 1954 елда Кукмара 1нче урта мәктәбенә укырга кердек. Беренче укытучыбыз Әшрәпямал апа Ваисованың ягымлы йөзе, укырга-язарга, сабыр булырга, пөхтәлеккә өйрәтүе һаман да истә. Безнең мәктәп иң алдынгы мәктәпләрнең берсе иде. Аны үстерүдә директор Хәким Хәйруллинның тырышлыгы зур булды. Ул мәктәпнең йөзек кашы иде. Мәликә апа белән тигез, үрнәк гомер...