Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советында янә мәгариф учреждениеләрендә акча җыюга кагылышлы киң яңгыраш алган мәсьәлә кузгатылды

ТР Дәүләт Советы депутатлары белем бирү учреждениеләрендә акча җыюны "тыю" төшенчәсеннән баш тартырга, бу таләпне башка сүз белән алмаштырырга кирәк, дип саный. Алар фикеренчә, киң яңгыраш алган бу мәсьәләне хәл итү барышында, беренче чиратта, нәкъ менә "тыю" төшенчәсен әйләнештән төшереп калдырырга кирәк. 30 июнь көнне бу мәсьәлә буенча республика парламентының...

ТР Дәүләт Советы депутатлары белем бирү учреждениеләрендә акча җыюны "тыю" төшенчәсеннән баш тартырга, бу таләпне башка сүз белән алмаштырырга кирәк, дип саный. Алар фикеренчә, киң яңгыраш алган бу мәсьәләне хәл итү барышында, беренче чиратта, нәкъ менә "тыю" төшенчәсен әйләнештән төшереп калдырырга кирәк.
30 июнь көнне бу мәсьәлә буенча республика парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышында шактый җанлы әңгәмә корылды. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре "тыю" төшенчәсен турыдан-туры аңлаган һәм аны артык кискен кабул иткән мәгариф оешмалары җитәкчеләренә соңыннан урыннарда аңлатулар үткәрелгәне турында сөйләп акланса, депутатлар, әгәр документта башта ук үтемле сүзләр белән тиешенчә аңлатылган булса, бу буталчыклык бөтенләй килеп чыкмас, ул очракта урыннарга барып яңадан аңлатулар үткәрүнең кирәге дә булмас иде, дип ассызыклый.

Комитет утырышын аның рәисе Разил Вәлиев алып барды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетның "ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Акча җыюны һәм матди ресурсларны җәлеп итүне тыю турында"гы хаты турында" карары үтәлеше барышы турында хисап тотты. Аның әйтүенчә, күптән түгел, министрлык җитәкчелеге тарафыннан мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашында үткәрелгән очрашуда, белем бирү учреждениеләре укучыларына Татарстанның Мәдәният министрлыгы барырга киңәш иткән барлык учреждениеләргә йөрү тәкъдиме турында карар кабул ителгән. "Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына мондый учреждениеләр исемлеге җиткерелде, һәм ул килешенеп, муниципаль районнарга юллана", - дип белдерде Л. Сулима. Аның сүзләренә караганда, мәдәният учреждениеләре үз оешмаларында төрле аудиториягә йөз тоткан репертуарларын җибәргән. "Безнең экспертлар, шул исәптән мөгаллимнәр, бу репертуарны карап чыкты, яңа уку елында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм мәктәпләргә, белем бирү процессы барышында, шул мәдәни учреждениеләргә бару тәкъдим ителәчәк", - диде министр урынбасары.
Лариса Сулима әйтүенчә, агымдагы ел бюджеты нигезендә, 7 театрга, ТР Милли музейга, тагын өч музей-тыюлыкка алып бару максатында, 2 млн сум акча каралган. Аз керемле гаиләләрдә яшәүче балаларны да шушы урыннарга алып бару өчен финанс чаралары бүлеп биреләчәк.
Лариса Сулима балаларны мәдәният учакларына алып бару өчен түләү вариантларын шәрехләп үтте. Беренчедән, бу дәүләт хезмәтләре электрон порталы аша онлайн режимда билет сатып алу мөмкинлеге, икенчедән, мәдәният учреждениеләре кассалары аша, өченчедән, элек мәгариф учреждениеләрендә күпләп билет таратып йөрүчеләрдән билет сатып алу тыелган булса, хәзер моңа рөхсәт бар, төркемләп заявка калдырырга була һәм башкалар.

Лариса Сулима докладыннан соң фикер алышуларда катнашкан депутатлар мәгариф оешмаларына үз ихтыяры белән акча кертергә теләк белдерүчеләрнең иганә ярдәменнән баш тартмаска кирәклеген ассызыклады. Алар фикеренчә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бу мәсьәләдә эшне камилләштерү зарур. Шәхсән, Качалов исемендәге Казан Зур рус драма академя театры директоры, сәнгать җитәкчесе Александр Славутский балал,арны оешкан төстә театрга йөртү механизмы эшләнмәгәнен ассызыклап үтте. Бу "тыю"дан, театрлардан битәр, укучылар зыян күрә, дип саный ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Яңа уку елы алдыннан, бу мәсьәләне җайга салу йөзеннән, эшчәнлек камилләштереләчәге турында ышандырды.
"Татар-информ" МА материаллары буенча

чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/448784.htm

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk