Кукмара районының Купка авылыннан көчле гарасат узган
Бүген, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, районыбызның Купка авылы өстеннән көчле гарасат узган. Авыл халкының сөйләве буенча, көчле җил йорт-җир, каралты-кураларга зыян китергән, шифер, калай түбәләрне каерып аткан, электр чыбыкларын өзгән, агачларны аударган. Шулай ук берсеннән-берсе эре бозлар да яуган. Боз яву нәтиҗәсендә кош-кортлар зыян күргән, бакчалардагы яшелчә түтәлләре кара җир...
Бүген, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, районыбызның Купка авылы өстеннән көчле гарасат узган. Авыл халкының сөйләве буенча, көчле җил йорт-җир, каралты-кураларга зыян китергән, шифер, калай түбәләрне каерып аткан, электр чыбыкларын өзгән, агачларны аударган. Шулай ук берсеннән-берсе эре бозлар да яуган. Боз яву нәтиҗәсендә кош-кортлар зыян күргән, бакчалардагы яшелчә түтәлләре кара җир белән тигезләнгән.
Аш.Буҗи авылында да бүген боз яуган. Кукмарада да көчле давыл булды, яшен яшьнәде, чиләкләп яңгыр яуды.
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=740.26cpd0cp6KBMoUWKleTl_vDr7uLJqVxV-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев