Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар бердәм булып Донор каны тапшырды (+Фоторепортаж)

Ике көн рәттән районыбыз халкы Донор каны тапшырды. Бу юлы күчмә бригада Җиңү Паркы каршындагы мәйданга урнашкан иде. Кан тапшыручылар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Табиблар иң элек донорларны тикшерделәр, анализлар алдылар. Кан бирүчеләргә җиңелчә иртәнге аш һәм акчалата компенсация түләнде. -Иртәнге сәгать сигездән үк чират иде. Мин...

Ике көн рәттән районыбыз халкы Донор каны тапшырды. Бу юлы күчмә бригада Җиңү Паркы каршындагы мәйданга урнашкан иде.

Кан тапшыручылар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Табиблар иң элек донорларны тикшерделәр, анализлар алдылар. Кан бирүчеләргә җиңелчә иртәнге аш һәм акчалата компенсация түләнде.

-Иртәнге сәгать сигездән үк чират иде. Мин инде икенче тапкыр кан тапшырам. Үземне бик яхшы хис итәм, - ди Казандагы уку йортларының берсендә укучы Байлангар авылы кызы Алина.

18 яшьтән олы, сау-сәламәт һәр кеше донор була ала. Төрле авырулар, күптән түгел кичергән операцияләр, дөньяның кайбер нокталарына, кайбер урыннарына барулар - боларның барысы да донорлыктан вакытлыча яки бөтенләйгә читләштерүгә сәбәп булырга мөмкин. Донорны табиб тикшерүе һәм табиб белән әңгәмә - кан яки аның компонентларын тапшыру алдыннан үткәрелә торган мәҗбүри процедура. Үзегезнең хәлсезлегегезне табибтан яшермәгез! Аның һәм анкета сорауларына алдамыйча гына җавап бирегез. Шул чакта сезгә һәм сезнең каныгыз яки компонентларын кабул итүче авыру өчен донорлык куркынычсыз булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk