Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән сезне!

Хөрмәтле пенсионерлар, тыл һәм сугыш ветераннары! Сезнең барыгызны да район ветераннар советы президиумы исеменнән халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Өлкән буын күпне күрде, аларга сугыш ачысын татырга, җиңүдән соң илне төзекләндерү өчен зур көч түгеп эшләргә туры килде. Ачлыкны, ялангачлыкны, хокуксызлыкны үз башларыннан кичерделәр. Шулай да күңел көрлеген югалтмадылар....

Хөрмәтле пенсионерлар, тыл һәм сугыш ветераннары!

Сезнең барыгызны да район ветераннар советы президиумы исеменнән халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Өлкән буын күпне күрде, аларга сугыш ачысын татырга, җиңүдән соң илне төзекләндерү өчен зур көч түгеп эшләргә туры килде. Ачлыкны, ялангачлыкны, хокуксызлыкны үз башларыннан кичерделәр. Шулай да күңел көрлеген югалтмадылар. Ветераннарга актив тормыш алып бару хас.

Тынгысыз җаннар әле дә җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә уңышлы эшләүләрен дәвам итәләр, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр.

Гомерләрен тырыш хезмәттә үткәргән, күп авырлыклар кичергән ветераннарыбызның һәркайсына тыныч, имин тормыш, нык сәламәтлек, озын гомер телим.

Беребезгә дә мохтаҗлык кичерергә язмасын. Дәүләт ярдәмен тоеп, алган пенсияләребезнең игелеген күреп, бәхетле булып яшәсәк иде.

Мияссәр Мансуров, район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X