Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булганнан бар да була

Районыбызның социаль-тернәкләндерү бүлекчәсен хаклы рәвештә кечкенә шифаханә дип атыйлар һәм аның пенсионерлар арасында дәрәҗәсе бик югары. Биредә Раузалия Яппарова җитәкчелегендә дус, бердәм коллектив эшли. Аларның максатлары инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Узган өч ел эчендә ике меңнән артык кеше социаль тернәкләнү узып, сәламәтлекләрен ныгыттылар. 2009-2013 еллардан кешеләргә ярдәм итүдә...

Районыбызның социаль-тернәкләндерү бүлекчәсен хаклы рәвештә кечкенә шифаханә дип атыйлар һәм аның пенсионерлар арасында дәрәҗәсе бик югары. Биредә Раузалия Яппарова җитәкчелегендә дус, бердәм коллектив эшли. Аларның максатлары инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Узган өч ел эчендә ике меңнән артык кеше социаль тернәкләнү узып, сәламәтлекләрен ныгыттылар. 2009-2013 еллардан кешеләргә ярдәм итүдә яңа ысуллар тормышка ашырыла башлады. Хезмәт белән дәвалауга күп урын бирелә. Шулай ук биредә инвалидлар өчен техник һәм башка тернәкләндерү чаралары кулланыла. Бүгенге көндә бу мөмкинлектән кырыктан артык кеше файдалана. "Аргамак" инвалидлар командасы республика буенча бик күп призлы урыннар яулый. "Сәламәтлек" һәм "Остеохондроз профилактикасы" командаларында һәрдаим 27 пенсионер шөгыльләнә. "Ветеран" клубы составында да - районның һәм республиканың мөхтәрәм кешеләре.

Йөри алмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып социаль ярдәм күрсәтү дә булдырылды. 2013 елдан "Өйдә шифаханә" социаль технологиясен тормышка ашыра башладылар. Бу уңышларның барысына да җитәкченең эшне дөрес итеп оештыра белүе, коллективның алдынгы тәҗрибәдән файдалануы, халык белән эшләүдә яңа юллар эзләве нәтиҗәсендә ирешелә.

Бик күп диплом, бүләкләр иясе булган, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Раузалия Яппарова - бик җаваплы, иҗади, оештыру сәләтенә ия булган җитәкче. Ул яхшы күңелле, тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы, кайгыртучан - болар барысы да социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләргә кирәкле сыйфатлар. Ул гаиләсендә дә хөрмәтле кеше. Ике кыз тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә оныклар сөяләр.

Нурсия МӨБАРӘКОВА, "Тылсым" оешмасы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk