Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңгене яровойлаштырып утыртырга кирәк, ди Манзараста яшәүче хәвәскәр бакчачы Ринат абый Гыймадиев

Манзарас авылында яшәүче Ринат Гыймадиевны күпләр алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәре буларак беләдер. Элеккеге "Правда" колхозының Манзарас бүлекчәсендә 32 ел бригадир булып эшләп, лаеклы ялга чыккан ул. -Гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгәнгәме, хәзер дә, җирләр кардан арчылу белән, күңел кырга ашкына башлый, - ди ул. - Хезмәтебез авыр булса да,...

Манзарас авылында яшәүче Ринат Гыймадиевны күпләр алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәре буларак беләдер. Элеккеге "Правда" колхозының Манзарас бүлекчәсендә 32 ел бригадир булып эшләп, лаеклы ялга чыккан ул.

-Гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгәнгәме, хәзер дә, җирләр кардан арчылу белән, күңел кырга ашкына башлый, - ди ул. - Хезмәтебез авыр булса да, ул вакытлар барыбер сагындыра. Механизаторлар тырыш, бердәм иде. Иртәнге сәгать өчләрдә эшкә тотынабыз да, караңгы төшкәч кенә өйләргә таралышабыз. Язның бер көне ел туйдыра! Шуның өчен язгы кыр эшләре чорында һич кенә дә җитешәбез, әле вакыт бар, дип иркенләп йөрергә ярамый. Юкса, туфракта бөтенләй дә дым калмавы ихтимал. Кояш үзенең нурларын ныграк сибә башлау белән көн саен 1 гектарга 60 тонна су парга әйләнә һәм җиргә сеңә. Игътибар иткәнегез булса, юл читләрендә хасил булган күлләвекләрдә дә өч көн эчендә бер тамчы су калмый бит, ул җирләрне сука белән сөрергә мөмкин була. Ә инде шытымнар тишелеп чыккач, алар үзенә күрә бер келәм хасил итеп, дымны саклыйлар.

Ринат абый эшләгән елларда күмәк хуҗалыкларда "икенче икмәк" тә бик күп гектарларда игелә торган булган. Бәрәңге дә дөрес тәрбия һәм зур игътибар сорый икән. Ринат Гыймадиев бу хакта менә ниләр сөйләде:

-Без иң беренчеләрдән булып колхозга Ленинград өлкәсеннән прицеплы ике КамАЗ белән "Невский" сортлы бәрәңге алып кайттык. Бер КамАЗын Манзарастагы базга бушатып, тиешле таләпләрне үтәп, кышны чыгара алдык. Кызыл күзәнәкле, бик яхшы бәрәңге иде ул. Уңышны да бик күп җыеп алдык, - дип искә ала Ринат абый ул вакытларны. - Бәрәңгене тукландырылган, йомшак җиргә генә утыртырга кирәк. Торф, ком, тирес кушып әзерләнгән туфракта бәрәңгедән мул уңыш алу ихтималы күпкә арта. Аннары бик озакка сузмыйча, чәчү төгәлләнүгә үк бәрәңге утырту хәстәренә керешү сорала. Иртә өлгерә торган репродукцияле супер элита, элита сортларын сайлау мөһим. Алар җирдә дым булган вакытта ук ныгып калалар, уңышы да яхшы була.

Өч-дүрт елдан соң бәрәңге сортын алыштырырга кирәклегенә дә басым ясады бригадир.

-Ел узган саен "икенче икмәк" көчсезләнә, аның шытымы да начар була. Шуның өчен утыртыр алдыннан бүлбеләрнең торышын яхшылап тикшерергә кирәк. Бүлбеләрне махсус препарат белән эшкәртсәң, колорадо коңгызы да килми, авыруларга каршы торучанлыгы да арта. Без инде апрель башында ук бәрәңгеләрне баздан чыгардык. Кояшлы урында тотып яровойлаштырсаң, бүлбеләрдә соланин дигән агу барлыкка килә. Бу исә авыруларга каршы тору өчен мөһим.

Ринат Гыймадиев һәвәскәр бакчачы да әле. Яшелчә, җиләк-җимешләрнең бик күп төрләрен үстерә ул. Теплицага редиска орлыгы чәчәргә һәм беренче уңыштан авыз итәргә дә өлгергәннәр инде алар.

Ринат Гыймадиев:

-Бәрәңгене утыртканда рәт арасын 45-60 сантиметр итеп калдырырга кирәк, ә тирәнлеге 8-12 сантиметр булса яхшы. Чүпкә юл куймас өчен буразналар арасын дүрт тапкыр эшкәртү мөһим.

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxZ0hJRTRMRF94b3RFWkl3V2FuNkRXMzlhQVZUd1FjVWZRV3NadUpwTDlxV2wxcTBBSmktYjd2WUxsbVRBYW1xX2NaVnRfbmtTOFJYeUdNaFF3NEh3TnVJdHpFTkFMSV9SRXFFT3gwTUhqZlMxQ1hEREtPeWh6WVRTc3NGT0ZOUUdQdUx5V2JmLS1UZzBkTk56RExyd284S0FJM2tSb2FJZ2c&b64e=2&sign=13f733ca8bab06ee0c68fbb2cde869b8&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk