Күптән түгел Россия мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгән Ольга Васильева әти-әниләрне сөендерерлек шактый яңалыклар җиткергән иде. Шулар арасында биш көнлек укуга күчү йөрәккә сары май булып ятканыдыр, мөгаен. Ә безнекеләр ике көн ял итәрме соң?
Әтиләр, балагыз кайсы мәктәптә?
-Белем көненә балаларның әтиләре белән бергәләп килүе аеруча күңелле. Аларны...
Күптән түгел Россия мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгән Ольга Васильева әти-әниләрне сөендерерлек шактый яңалыклар җиткергән иде. Шулар арасында биш көнлек укуга күчү йөрәккә сары май булып ятканыдыр, мөгаен. Ә безнекеләр ике көн ял итәрме соң?
Әтиләр, балагыз кайсы мәктәптә?
-Белем көненә балаларның әтиләре белән бергәләп килүе аеруча күңелле. Аларны мәктәпләрдә уза торган чараларга ешрак җәлеп итәргә кирәк. Ә бит кайбер әтиләр мәктәпнең кайда икәнлеген дә белми. Әти тәрбиясе гаиләдә бик мөһим, - дип белдергән Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов 1 сентябрь көнне. - Без Думага башлангыч сыйныф укучыларын биш көнлек укуга күчерүне тәкъдим иттек. Ике ял көнен балалар ялны әти-әниләре белән файдалы итеп, үткәрә алыр иде. Әти-әниләрнең дә, укытучыларның да максаты бер бит - бәхетле, сәламәт, иҗади, тормышта югалып калмый торган бала тәрбияләү.
Кичә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында яңа уку елына багышланган брифингта да журналистлар бу сорауны күтәрде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов белдергәнчә, әлеге мәсьәләне мәктәпләр үзләре хәл итә. Әмма мәгариф министрлыгында алты көнлек укуны хуплыйлар. Ни өчен дигәндә, биш көн укыганда укучыларга программаны үзләштерү авырга туры киләчәк. Өстәвенә безгә әле республика компонентын да укытырга кирәк. Уку көннәрен кыскарту гары сыйныфлар өчен дә ул файдалы түгел. Җавап менә шундыйрак.
Чистайда кичен укыйлар
Ә менә балалары икенче сменада укыган әти-әниләрне башка проблема борчый. Балаларның иртән йокылары туйса да, мәктәптән соң кайту бер дә рәхәт түгел. Санкт-Петербург шәһәреннән кала илнең барлык төбәкләрендә укулар ике сменда оештырыла икән. Дөрес, бездә бу сан башкалар белән чагыштырганда азрак - уртача 8 процент. Әмма Чистай районында ул 33 процентка җитә. Проблеманы хәл итү өчен узган ел яңа мәктәпләр төзүгә керештеләр. 2025 елга кадәр барлыгы 8 миллион урын булдырмакчылар. Бездә Белем көнендә Чаллыда 800 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп ачылды. Соңгы егерме елда анда бер генә мәктәптә төзелгәне булмаган. Проблема бигрәк тә шәһәр үзәкләренә кагыла. Зур мәктәпләр төзү өчен тиешле таләпләргә җавап бирердәй мәйданнар юк.
Туклану, сәламәтлек, тәрбия...
Мәктәпләрдә "Дөрес туклану турында сөйләшүләр" проекты гамәлгә ашырыла башлаячак. Бу көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетынд ике атналык яңа меню турында карар чыгачак. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима әйтүенчә, меню укучыларны сыйфатсыз ризык белән тәэмин итүгә бәйле.
Яңа министр Ольга Васильева өч физкультура дәресләренең берсен биюгә багышларга тәкъдим итә. Ә бездә әлеге сәгатьтә спортның самбо, гольф, йөзү кебек төрләре белән шөгыльләнәчәкләр. Әйтик, быел башкалабызның 16 мәктәбендә "Мәктәптә гольф" проекты тормышка ашырылачак. Быел җәй республика сулыкларында 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның батып үлүе дә түрәләрне уйланырга мәҗбүр иткән. Шуңа күрә балаларны йөзәргә өйрәтә башлаячаклар. Казан мәктәпләренең 34 ендә, моннан тыш, барлык районнарда да бассейннар бар. 300 дән артык белем йортында "Гаилә дәресләре" узачак. Педагогларны махсус укытканнар инде. Ата-аналар комитетлары өчен "Тату сыйныфның серләре" дигән бәйге игълан ителгән. Мәктәпләр рухи якны да кайгыртырга булган.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев