Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Березняк мәктәбендә узган республика бәйгесендә язучылар катнашты (+фоторепортаж)

Районыбызның Березняк урта мәктәбендә Рәниф Шәрипов исемендәге беренче ачык республикакүләм шигырь һәм поэмалар бәйгесе үтте. Әлеге чарага якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шәрипов, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуруллин да кайткан иде. Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры ЙолдызГыймадиева сүзләренә караганда, республиканың 23 районыннан барлыгы 124...

Районыбызның Березняк урта мәктәбендә Рәниф Шәрипов исемендәге беренче ачык республикакүләм шигырь һәм поэмалар бәйгесе үтте. Әлеге чарага якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шәрипов, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуруллин да кайткан иде.

Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры ЙолдызГыймадиева сүзләренә караганда, республиканың 23 районыннан барлыгы 124 эш кабул ителгән булган, бәйгенең икенче турына шуларның 40ы узган.

Конкурста укучылар үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр. Берсеннән-берсе оста, талантлы балалар өчен сөенеп утырдык. Ландыш Габдурахманова Пычак урта мәктәбенең 5 сыйныфында укый, җиде яшеннән иҗат итә.

-Башлангыч сыйныфларда укыганда төрле темаларга язылган иншаларым белән конкурс-бәйгеләрдә катнаша идем, хәзер исә шигырьләр дә иҗат итәм, - ди Ландыш. - Иң беренче шигырем әниемә багышлап язылган иде. Бәйгегә исә "Җиһанда яз" дигән иҗат эшемне алып килдем. Мондый бәйгеләр күбрәк уздырылсын иде. Язучылар белән очрашу, яңа дуслар табуыма бик шатмын. Килчәктә сайт ясап, анда үземнең хезмәтләремне урнаштырып барырга хыялланам.

Нурзидә Абдуллина инде күп еллар Березняк урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.

-Сәләтле балаларны, яшь каләм тибрәтүчеләрне ачыклау максатында оештырылучы әлеге бәйгенең әһәмияте чиксез зур, - ди ул. - Без, мөгаллимнәр, якташыбыз Рәниф Шәриповның иҗатын, аның шигырь-поэмаларын укучылар күңеленә һәрдаим җиткереп барырга тырышабыз. Бүгенге бәйгедә мәктәбебездән 4 укучы: Таңсылу Шәрәфиева, Илсаф Сәхәбиев, Зөһрә Әюпова, Рузил Шакировлар чыгыш ясады. Иҗат эше белән шөгыльләнүче балаларның артуы, аларның туган як, милләт, тел проблемаларына багышланган хезмәтләрен күрү безнең барыбыз өчен дә горурлык.

Рәниф Шәрипов: "Бүгенге бәйгегә республиканың төрле почмакларыннан шигырь сөючеләр килгән. Болай күп булырсыз дип уйламаган идем. Барыгызга да саулык, иҗат уңышлары телим", - диде һәм үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Җиңүчеләр менә кемнәр. 7-10 яшьлекләр арасында:

1 урын - Илфат Исмәгыйлев (Буа, 2 сыйныф). 2 урын - Динара Галиева (Кукмара, күппрофильле лицей, 4 сыйныф), 3 урын - Зөһрә Аюпова (Кукмара, Березняк мәктәбе, 4 сыйныф).

11-14 яшьлекләр арасында:

1 урын - Эльвира Галәветдинова (Питрәч, 8 сыйныф), 2 урын - Гөлинә Васильева (Балтач, 6 сыйныф), 3 урын - Алсу Минһаҗева (Биектау, 8 сыйныф).

15-16 яшьлекләр арасында:

1 урын - Гүзәл Закирова (Балтач, 9 сыйныф), 2 урын - Илнар Хәлилов (Саба, 9 сыйныф), 3 урын - Оксана Абросимова (Саба, 10 сыйныф).

Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр: "Оригинальлек өчен" - Диләрә Муллагалиева (Менделеевск, 2 сыйныф), "Җәлеп итү һәм бай эчке дөнья өчен" - Ирек Мостафин (Кукмара, күппрофильле лицей, 8 сыйныф), "Иҗади эзләү һәм күңел романтикасы" - Альберт Хаммадиев (Питрәч, 9 сыйныф), "Лирика өчен" - Хания Галимова (Кукмара, Поч.Кучук, 8 сыйныф).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп шигырь бәйрәме язучылар

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X