Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче БДИ артта калды, диләр чыгарылыш укучылары

Әле кайчан гына мәктәп укучылары 1 сентябрь көнне белем йортларына җыйналган иде, шул арада "Соңгы кыңгырау" бәйрәме дә килеп җитте. Быел районыбыз мәктәпләреннән 391 чыгарылыш укучысы олы тормыш юлына аяк баса. Тугызынчы сыйныфны исә 623 егет һәм кыз тәмамлый. Дүшәмбе көннән 11 сыйныфлар өчен кызу "урак өсте" - БДИның төп...

Әле кайчан гына мәктәп укучылары 1 сентябрь көнне белем йортларына җыйналган иде, шул арада "Соңгы кыңгырау" бәйрәме дә килеп җитте. Быел районыбыз мәктәпләреннән 391 чыгарылыш укучысы олы тормыш юлына аяк баса. Тугызынчы сыйныфны исә 623 егет һәм кыз тәмамлый.

Дүшәмбе көннән 11 сыйныфлар өчен кызу "урак өсте" - БДИның төп этабы башланды. Районыбызның 36 чыгарылыш укучысы Манзарас урта мәктәбендә география һәм рус әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Укытучыларның, әти-әниләрнең, укучыларынң төн йокыларын качырган беренче сынау ничек узды икән? Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен БДИның Кукмарадагы муниципаль координаторы Ирина Ивановага мөрәҗәгать иттек.

-Имтихан рус әдәбиятыннан - ике, ә географиядән бер аудиториядә узды. Кабинетлар онлайн режимда эшләүче видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган иде. Дәүләт имтиханнары комиссиясенең вәкаләтлесе кичтән үк Казаннан килеп имтихан тапшыру пунктларының торышын карап чыкты. Укучылар исә бүлмә эченә металл рамка аша узып керделәр. Башка имтиханнар вакытында да әлеге таләпләр сакланачак, - ди ул. - Ике фәннән дә имтиханнар тыныч, кагыйдәләрне бозуларсыз үтте. Ун көннән соң кемнең күпме балл туплаганы билгеле булачак.

Имтихан тапшырып чыккан укучыларның йөзләрендә талчыгу сизелсә дә, барысының да кәефләре күтәренке иде.
-Мин биш фәннән имтихан бирәм. Рус теле һәм математикадан тыш, рус әдәбияты, җәмгыять белеме һәм инглиз теленнән БДИ сайладым. Рус әдәбиятыннан сынау шактый катлаулы булды. Әмма уку елы дәвамында тырышып әзерләнүчеләр сынатмаганнардыр, дип уйлыйм. Безне имтиханга укытучыларыбызга рәхмәтебез зур, - ди күппрофильле лицей укучысы Лана Богомолова. - Тест өлешендәге биремнәрне үтәгәннән соң, "Александр Пушкинның "Капитан кызы" повесте буенча тәрбия проблемасы" дигән темага инша яздым. Вакытка сыештым.

Әти-әниләрнең борчылулары йөзләренә чыккан. Ул-кызларының имтихан тапшырып чыгуын өч сәгатьтән артык "дүрт күз" белән көтә бит алар.
-Имтихан көнне барлык туган-тумача, дус-ишләрнең дә уенда безнең кыз булгандыр, мөгаен. Мәктәптә дә, өйдә дә бик яхшылап хәзерләнделәр. Тырышлыклары бушка китмәс, дип ышанабыз, югары балларга өметләнәбез, - ди Лананың әнисе Зөбәйдә ханым.
Бердәм дәүләт имтиханнарының барысы да Манзарас мәктәбендә һәм күппрофильле лицейда узачак. График нигезендә укучылар 28 майда - рус теле, 1 июньдә - математика (база дәрәҗәсе), 4 июньдә - математика (профиль дәрәҗәсе), 8 июньдә - җәмгыять белеме, химия, 11 июньдә - чит телләр, 15 июньдә - биология, информатика, 18 июньдә - чит телләрнең "Сөйләү" бүлеге буенча БДИ тапшыра.

Сайлап алу фәннәреннән БДИ көннәре туры килгән очракта, 24-25 июньдә резерв көннәр билгеләнә. Җиде укучы җәмгыять белеменнән имтиханны - Арчада, ә бер укучы биология фәненнән БДИны Казанга барып бирәчәк. Рус теленнән резерв көн - 22 июньдә, ә математикадан 23 июньдә була. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханы каралган. Алар 28 майда - рус теленнән, ә 1 июньдә математикадан КУкмара беренче гимназиясендә имтихан тапшырачак.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев