Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер очрашу - бер гомер

Сәрдекбаш сигезьеллык мәктәбен (1986 елдан - урта мәктәп) тәмамлавыбызга 30 ел узып киткән икән. 1982 елда мәктәпне 32 укучы тәмамладык. Шуның икесе бүген арабызда юк инде. Мәрхүмнәр Рафис Хәлиуллин, Акъяр Мөхәммәтҗанов бик яшьли арабыздан киттеләр. Авыр туфраклары җиңел булсын. Безне укыткан укытучыларыбызның да бүген берничәсе вафат. Төз гәүдәле, бик килешле...

Бүгенге көндә рус телендә иркен сөйләшә алуыбыз белән Воронеж шәһәреннән татар авылына рус теле укытырга килеп, шунда кияүгә чыгып калган Татьяна Гайфетдиновага рәхмәтле. Ул бик матур итеп татарча җырлый, бии иде. Дәрес саен булмаса да, без гел аңа "Казан кичләрен" җырлата идек. Ник дәресне бүләсез дип әрләмәде, җырлый иде. Без рус теленнән ике группага бүленеп укыдык. Икенче группаны мәрхүмә Галия апа Вильданова укытты. Һәрбер иҗеккә басым ясый-ясый өйрәтә дип сөйлиләр иде. Иртә дөньялыктан китүегезгә, бәлки, без дә сәбәпче булганбыздыр. Кылган гамәлләребез, ялгыш адымнарыбыз белән йөрәкләрегезне яралаган булсак, кичерегез безне. Урыныгыз җәннәттә булсын, хөрмәтле укытучыларыбыз.
Очрашуга 32 укучыдан 14 укучы гына килде. 30 ел буе бер-берсе белән очраша алмаганнар да бар иде. Укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Шакирова Нина апабызны күрү безнең өчен зур шатлык булды. Ул телебезгә хөрмәт тәрбияләүче, әдәбиятка мәхәббәт уятучы гына түгел, киңәшчебез, кайгы-борчуларыбызны бүлешүче, шатлыкларыбызны уртаклашучы да булды. Нина апабыз беркайчан да үзен балалардан өстен куймады, укучылары өчен ул өлкән дус кына түгел, икенче әниебез дә булды. Аның бервакытта да ачуланганын, тавыш күтәргәнен хәтерләмибез. 21 кыз, 11 тиктормас егетне ничек тыңлаткандыр?! Гел елмаеп кына торучы Нина апабызны бик яраттык без. Ул үзе дә безне үз балаларыдай якын күрде, авырып китсәк, кәефсез булсак, хәзер сизеп алып ярдәм итә иде. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә язмышларны башлап яздыгыз. Өмет тулы күпме күзләргә сез яшәү чаткылары салдыгыз. Алдагы көннәрдә дә сезгә булган мәхәббәтебез, ихтирамыбыз беркайчан сүнмәс һәм сүрелмәс.
Тормышта әллә нинди зур үрләр яуламасак та, бер укытучыбызның да йөзенә кызыллык китермәдек. Һәрбер сыйныфташыбыз тормышта үз юлын тапкан, матур гаиләләр корып, балалар үстереп яталар, кайберләре онык сөю бәхетенә дә ирешкән.
Кичке 7ләрдә табигатьнең бик матур бер аланлыгында башланып киткән очрашуыбыз таң аттыру белән тәмамланды. Табигать кочагында булгач, ничә яшьтә икәнлегебезне дә онытып җибәрдек. Шәһәрдән кайткан сыйныфташ кызларыбыз Тәслимә белән Лилия һәм тамада егетебез Рамил табаныбыздан ут чыкканчы биетте, тавышыбыз карлыга башлаганчы җырлаттылар. Тамада егетебез, Арча көллиятендәге музыка бүлегенең 3 курс студенты Рамил Гозәеровның концертлар оештыруын, мәҗлесләр, туйлар алып баруын белә идек. Тырыш Сабантуйлары, клубта бәйрәмнәр Рамилдән башка узмый. Безнең бәйрәмебезне дә бик күңелле алып барды ул. Үзебезне олы апалар, абыйлар итеп хис итәргә ирек бирмәде. Ул җырлаган арада гына ял иттек. Әз генә сүлпәнләнә башласак (яшебез дә бар бит инде), очып биеп китә дә, түзеп булмый - тагын сикереп торабыз. Тырышты егетебез: биетте, чабатага гына түгел, хәтта "ламбада" биюен дә биетте. Укытучыларыбызның да аның микрофонсыз көчле, моңлы тавыш белән җырлавына исләре китте. Сабакташларым алдында аны сайлап ялгышмавыма горурланып та куйдым әле. Барлык очрашуда катнашучылар исеменнән Рамилгә зур рәхмәт әйтәбез һәм уңышлар телибез.
Сабакташларыма килгәндә, берсе дә үзгәрмәгән диярлек. 30 ел элек нинди булсалар - шул килеш, бары гаилә, балалар мәшәкате генә йөзгә ниндидер билгеләр салган. Тәслимә һәм Лилиябез һаман да шул килеш, йоклаган җиреңнән сикертеп торгызырлар. Шук Владимир тыныч, сабыр, хөрмәткә лаек ир-ат булып җитешкән. Очрашуыбызның башыннан ахырына кадәр оештырып йөргән сыйныфташыбыз Илгиз укыганда ничек булса, һаман да шул. Элек тә бәйрәмнәрне оештыру аңа йөкләнә иде. Рәшидә, Гүзәлия, Зенфираларның шаянлыклары әле дә үзләренә ияреп йөри икән. 9-10 сыйныфларда бергә утырган партадашым Хидия дә, бик күп авырлыклар белән очрашса да, бирешмәгән, чибәрлеген, мөлаемлыгын җуймаган. Гомер уза, ничек яшәсәң дә.
Мәктәп елларын кабат искә төшереп, күңелдә хатирәләр яңарткан, күп елларга җитәрлек яшәү көче биргән очрашуны оештырган Илгизгә, Владимирга, Фәниләгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Тагын 5 елдан тулы сыйныф белән очрашырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk