Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Байлангар балалар бакчасында үз һөнәрләренең осталары эшли

Көн саен кызымны балалар бакчасына алып барганда ирексездән сабый чагымның рәхәт мизгелләре күз алдыма килеп баса. Эх, бар иде бит рәхәт чаклар!!! Ул чакларның кадерен генә белмәгәнбез,тизрәк үсеп җитеп "зур" кеше булырга хыялланганбыз. Әти-әниләребез балалар бакчасына илткәндә бармыйм дип елаулар, йокы вакыты җиткәч, йоклыйсы килмичә тәрбияче апаларыбыз каршында киреләнеп торулар......

Көн саен кызымны балалар бакчасына алып барганда ирексездән сабый чагымның рәхәт мизгелләре күз алдыма килеп баса. Эх, бар иде бит рәхәт чаклар!!! Ул чакларның кадерен генә белмәгәнбез,тизрәк үсеп җитеп "зур" кеше булырга хыялланганбыз. Әти-әниләребез балалар бакчасына илткәндә бармыйм дип елаулар, йокы вакыты җиткәч, йоклыйсы килмичә тәрбияче апаларыбыз каршында киреләнеп торулар... Һәрберсе сагындырып искә төшә хәзер, алай гына да түгел, төшләргә кереп йөдәтә.

Балалар бакчасында нәниләр өчен барлык уңайлыклар да бар хәзер. Алар рәхәтләнеп уйныйлар, беррәттән тирә-юньне өйрәнү, физкультура, җыр дәресләренә төшенәләр, пластилиннан төрле сурәтләр ясарга өйрәнәләр. Шулай ук тәмле ашап, рәхәтләнеп йоклап алырга да җитешәләр.

Мин кызым Дилияне тәүге мәртәбә Байлангар балалар бакчасына илткәндә бик дулкынландым. Әлеге бакчаны үз итәрме, балаларга ияләнерме, тәрбиячеләр ничек каршылар кебек сораулар күңелемне тынгысызлады. Тик әлеге борчылулар юкка булган икән.

Иң элек безне Байлангар авылы балалар бакчасы мөдире Миләүшә Сәлимҗан кызы Шиһапова бик җылы каршы алды. Ул безгә, ягъни яшь әти-әнигә, баланы бакчага алып килү өчен нинди документлар кирәклеген бәйнә-бәйнә аңлаткач, бакчадагы һәр бүлмә, анда эшләүче тәрбиячеләр белән таныштырды, балаларның көн дәвамында ниләр белән шөгыльләнүләрен аңлатып бирде.

Аллага шөкер, кызыбыз балалар бакчасын бик тиз үз итте, көн саен яратып бара, кайткач ниләр булганлыгын үзенчә аңлатырга тырыша.

Иртәнге җидедән үк балалар бакчасы ишекләре ачык. Кояш кебек балкып, ягымлы тавышы белән: "Килдегезме, ничек хәлләрегез?" - дип ишек тупсасыннан ук кызымның тәрбиячесе Гөлүсә Хәлим кызы Ибраева каршы ала. Өйгә кайтканда исә исән-сау кайтыгыз дип изге теләкләрен әйтеп Гөлнара Галимҗан кызы Нәҗмиева озатып кала. Әлеге тәрбиячеләр үз эшләренең остасы. Нәниләр күңелен аңлап, алар елаганда юатып, әти-әниләре эштә чагында аларны карап, тәрбияләп торучылар. Балалар бакчасында шулай ук нәниләрне күзәтеп, чисталык сагында торучы, кече тәрбияче вазыйфасын башкаручы Сәкинә Фәләхетдин кызы Хәсәнова да бар. Балаларга карата ачык йөзле, ярдәмчел булуы аркасында нәниләр аны да яраталар, үз итәләр.

Күп кенә ата-аналар балаларын ашатып булмаудан зарланырга яраталар. Ә менә балалар бакчасында нәниләр пешекче апалары пешергән кайнар ашларны, тәмле ботка, бәрәңге боламыкларын бик яратып ашыйлар, баллы компотларны яратып эчәләр. Пешекчеләр Әлфия Кәримуллина, Ләйсән Яппаровалар балаларның ризыклары тәмле булсын өчен бар көчләрен биреп эшлиләр. Ә йокы сәгатендә кызымның ап-ак җәймәләрдә, яхшылап үтүкләнгән урын-җирләрдә йоклавын күреп күңелем сөенә. Әлеге авыр хезмәтне башкаручы - Резидә Хөснетдинова.

Балаларыбыз сүз тыңламаган очракта күбебез аларны "укол" сүзе белән куркытырга яратабыз. Әлеге сүздән шүрләсәләр дә, авылыбыз фельдшерлары Рузалия һәм Рәсимә апаларын нәниләр хөрмәт итәләр. Сәламәтлек сагында торучы шәфкать туташларын яратмый мөмкин түгел. Фельдшерлар да балалар бакчасының хөрмәтле кешеләре.

Кызым балалар бакчасына йөри башлаганнан бирле күп һөнәрләр үзләштерде. Эштә чакта да аның өчен күңелем тыныч, чөнки ул ышанычлы кулларда - тәрбиячеләр күз алдында. Аларга авыр һәм мактаулы булган эшләрендә зурдан-зур уңышлар, сабырлык телисем килә. Безнең балаларыбызны үзегезнеке кебек үк яратканыгыз, аларны күптөрле һөнәрләргә өйрәткәнегез, яхшы тәрбиягез өчен зур рәхмәт сезгә!

Илзия Харисова.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk