Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Байлангар авылыннан абыйлы-энеле Рәдиф һәм Рәмзил Ибраевлар – икесе дә төзүче һөнәрен сайлаганнар (+Фото)

Мәгълүм булганча, хәзер илебездә эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Байлангар авылыннан абыйлы-энеле Рәдиф һәм Рәмзил Ибраевлар нәкъ менә шуңа күрә төзүче булырга ниятләгәннәр, дип әйтүем түгел. Төзү эшләренә оста әтиләре Рамилгә булышып- өйрәнеп үскән егетләр алдында "Нинди һөнәр сайларга?" дигән сорау тумаган. Әниләре Гөлфиянең дә фатихасын алып, башта...

Мәгълүм булганча, хәзер илебездә эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Байлангар авылыннан абыйлы-энеле Рәдиф һәм Рәмзил Ибраевлар нәкъ менә шуңа күрә төзүче булырга ниятләгәннәр, дип әйтүем түгел. Төзү эшләренә оста әтиләре Рамилгә булышып- өйрәнеп үскән егетләр алдында "Нинди һөнәр сайларга?" дигән сорау тумаган. Әниләре Гөлфиянең дә фатихасын алып, башта улларның олысы Рәдиф Казан төзелеш техникумына (хәзер көллият дип атала) юл тоткан. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егет анда да үзен уку алдынгысы буларак күрсәткән. Укуыннан бүленеп, армия хезмәтен үтәп кайтырга да өлгергән. Аның 2013 елда эшче һөнәрләр буенча Мәскәүдә үткәрелгән илкүләм чемпионатта катнашып, "Ташчы" компетенциясендә 1нче урын алуы турында язган идек инде. Шул чакта ул өеп күрсәткән кирпеч стена үрнәгенең "бәйләнерлек" җире табылмаган. Аннан соң егет Тольяттида узган сайлап алу бәйгесендә мактаулы урын алып, илебезнең җыелма командасы составында Германиягә - эшче һөнәрләр буенча үткәрелгән Халыкара конкурска барды.

-Анда бик көчле көндәшләр - утызга якын илдән үз һөнәрләренең осталары җыелган иде. Бу юлы уңыш елмаймаса да, башкаларның эш ысулларын, яңа технологияләрне күреп кайтуның файдасы булды, - ди егет ул хакта кыскача гына.

Инде Казан йортлар төзү комбинатында мастер булып эшләвенә дә бер ел ярым булган. Әмма укуын тәмамлаганнан соң ике ай буе эш эзләргә туры килгәнен белгәч, аптырап калдым. Рәдиф кебек өметле егетләрне оешмалар үзләре чакырып, "биш куллап" алырга тиешләр, югыйсә. Яшьләрне эшче һөнәрләрне үзләштерергә өндәү генә җитми бит, эш урыннары белән дә тәэмин итү кирәк. Хәер, Рәдиф үзе дә сайлангандыр әле. Әйтүенчә, инде күңеле теләгән эшен тапкан.

Энесе Рәмзил дә, абыйсы юлыннан китеп, шул ук төзелеш көллиятендә укый. Игътибар итегез: гел "бишле" билгеләренә генә! Быел икенче курсны тәмамлаячак, алда әле тагын ике уку елы көтә.

-Өлкән техник белгечлегенә ия булачакмын. Бу инде прораб булып та эшли алачакмын дигән сүз, - ди ул. Сүзләрен җепкә тезгәндәй, матур итеп сөйләшүенә караганда, үзенә ышанган егеткә охшый. Инде тәүге җиңүе дә бар: көллияттә оештырылган конкурста беренче урынны яулаган. Заманча материал - гипсокартоннан каркас кору шартын җиренә җиткереп, төгәл итеп үтәгән ул. Республика күләмендәге бәйгедә катнашырга исәбе бар. Әлбәттә, чын күңелдән уңышлар телибез аңа.

Киләчәктә кайда гына хезмәт куйсалар да: районыбызга кайтыпмы, башкалабыз Казандамы, "безнекеләр" дип горурланырлык ул, минемчә, бертуган Ибраевлар.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Фотолар гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев