Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барына да өлгерә

Кукмара поселогында яшәүче шәхси эшмәкәр Мансур Рәхимуллин район халкына күптәннән таныш. Кош-корт алып кайтып сатудан тыш, тирә-якны яшелләндерүгә дә вакыт таба ул. Шушы көннәрдә үзенең гаиләсе белән Янсыбы авылындагы өч гектарга якын биләмәсенә 500дән артык агач үсентесе утырткан. Үсентеләрне исә эшмәкәр Киров өлкәсеннән алып кайткан. -Ходай кушып, үсеп китсәләр, ничек...

Кукмара поселогында яшәүче шәхси эшмәкәр Мансур Рәхимуллин район халкына күптәннән таныш. Кош-корт алып кайтып сатудан тыш, тирә-якны яшелләндерүгә дә вакыт таба ул. Шушы көннәрдә үзенең гаиләсе белән Янсыбы авылындагы өч гектарга якын биләмәсенә 500дән артык агач үсентесе утырткан. Үсентеләрне исә эшмәкәр Киров өлкәсеннән алып кайткан.
-Ходай кушып, үсеп китсәләр, ничек матур булачак бит. Кишәрлекне агач белән әйләндереп алырга күптәннән кызыгып йөри идем инде, вакыт кына җиткереп булмады. Быел исә кечкенә оныгыбызны һәм күрше егетен дә алып, барыбыз бергә килдек. Койма буена, араларын икешәр метр калдырып, өч рәткә 300 төп чыршы, 200 төп нарат үсентесе утырттык, - ди ул. - Яңгырлар явып китте, дым да бар. Агач утырту сезонлы эш бит ул, ниятләсәң, озакка сузарга ярамый, тиз хәл итәргә кирәк.
Мансур әфәнде яз көне утырту өчен дә үсентеләр алып кайтып, тычканнар тимәсен өчен туфракны агулап, балчык белән күмеп куйган.
-Түбән Тоймада үсентеләр белән сату итүче Володя исемле бер абзый бар. Күпләп алсаң, үзе дә килеп, барлык технологияләренә туры китереп утыртып китә ул. Мин аннан алмагач, слива, чия, балан үсентесе алып кайттым. Кышны исән-имин чыксалар, үзебез сау-сәламәт булсак, яз көне утыртырга ниятлим. Алмагачлар өчен көздән җирне сукалап, әзерләп куйдым инде, - ди эшмәкәр. - Чыршы-наратлар арасында имән, каен да үссә, бакча үзенә күрә матур була. Әлеге хыялымны да чынга ашыра алсам, бик яхшы булыр иде.

Рәсемдә: Әмалия дә булыша

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk