Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылларга йөрүче маршрут автобуслар бик кирәк

Гомернең күп өлешен трактор чанасында сөт бидоннары арасында йөреп үткәргәннән соң, без дә маршрут автобусында йөри башладык. Кәркәүч автобусы егерме ике авылга хезмәт күрсәтеп, көнгә өч мәртәбә хәрәкәт итә һәм һәрвакыт тулы була иде. Көннәрдән бер көнне автобуслар "частный"га әйләнә икән дигән сүзләр таралды. Кемдер моны яхшыга, икенчеләре начарга юрады....

Гомернең күп өлешен трактор чанасында сөт бидоннары арасында йөреп үткәргәннән соң, без дә маршрут автобусында йөри башладык. Кәркәүч автобусы егерме ике авылга хезмәт күрсәтеп, көнгә өч мәртәбә хәрәкәт итә һәм һәрвакыт тулы була иде.

Көннәрдән бер көнне автобуслар "частный"га әйләнә икән дигән сүзләр таралды. Кемдер моны яхшыга, икенчеләре начарга юрады. Дөрес әйткәннәр, маршрутлар кимеде: көнгә өч урынына - ике, атнага да берничә тапкыр гына килә башлады. Ниһаять, бөтенләй туктады, кеше йөрми, янәсе.

Рәшит Минлегалиевның "Автобуста нигә кеше аз йөри?" дигән язмасы белән тулысынча килешәм. Проездной алганны шоферлар яратмый. Проезднойларның срогы да чыкмаган килеш, автобуслар йөрүдән туктады. Дүрт авыл халкы имзалар җыеп сорагач, яңадан атнага ике көн ике мәртәбә йөри башлады. Кукмарага эшкә баручылар анысына да җайлаштылар. Иртәнге рейс сәгать җиделәргә Кукмарага килеп җитә, монысы ярар инде, ә менә көндезгесе сәгать 11.35тә Кукмарадан авылга китә. Бу вакытка дәваханәдән чыгып, даруханәгә керергә, башка йомышларны үтәргә дә вакыт калмый. Аны 13.30-14.00 сәгатьләр тирәсенә күчереп булмыймы икән?

Аннары Кукмара тирәсендәге авылларда яшәүчеләрнең "Тылсым"га сәламәтлекләрен ныгытырга йөрүләре турында да ишетеп кызыгабыз. Автобус булганда без дә йөри идек...

Зоя ХӘЛИЛОВА, Кәркәүч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев