Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Атлар да елый иде, ди күп еллар ветеринария табибы булып эшләгән Валентина Тухтарова

Мал табибына хайваннарны ярату гына җитми, батыр йөрәкле булу кирәк. Шунлыктан бу һөнәр ирләрнеке, дип уйлый идем моңарчы. Иске Юмья авылында туып-үскән, инде лаеклы ялдагы Валентина Туктарованың әлеге хезмәткә байтак елларын багышлаганын белгәч, фикерем үзгәрде. Буа ветеринария техникумын тәмамлап, 1972 елда "Заря" хуҗалыгында эшли башлаган ул. Аннары читтән торып зоотехник...

Мал табибына хайваннарны ярату гына җитми, батыр йөрәкле булу кирәк. Шунлыктан бу һөнәр ирләрнеке, дип уйлый идем моңарчы. Иске Юмья авылында туып-үскән, инде лаеклы ялдагы Валентина Туктарованың әлеге хезмәткә байтак елларын багышлаганын белгәч, фикерем үзгәрде. Буа ветеринария техникумын тәмамлап, 1972 елда "Заря" хуҗалыгында эшли башлаган ул. Аннары читтән торып зоотехник белгечлеген үзләштергән.

-Ул елларда хуҗалыкта маллар, шул исәптән дуңгызлар, сарыклар күп иде. Һәрберсенә йогышлы авыруларга каршы прививкалар ясыйсы. Аеруча лишай авыруы киң таралганы истә калган, - дип хәтер йомгагын сүтә әңгәмәдәшем. - Анализга кан алуы бигрәк авыр иде. Малны муеныннан ныклап тотасың да, энәне кан тамырына көч белән кертеп җибәрәсең. Куәтем бар иде анысы, ел саен Сабантуйда йөгерешләрдә катнаштым. Ата дуңгызларның, сарык тәкәләренең барысын кастрацияләү дә минем өстә булды. Бу эшләрнең башкарылуын ветстанция белгечләре дә, Казан вәкилләре дә тикшереп торалар иде, эшемдә хилафлык тапканнары булмады.

Колхоз җирендәге авыл араларын атка атланып, күп очракта җәяүләп үтәргә туры килгән. Күз ачкысыз көчле буранда, кар ера-ера, авылларыннан җиде чакрым ераклыктагы Каенсардан кайтып килүе булган шулай.

-Кинәт каяндыр килеп чыккан әллә эт, әллә бүре сикерде өстемә. Бик зур үзе. Чәчрәп киттем. Сумкамда бер ипием бар иде, шуны биреп кенә котылдым, югыйсә, харап буласы идем. Мин шуңа инандым: нинди генә усал холыклы хайван булмасын, ашарына бирсәң үзгәрә.

Бервакыт атка атланып, Яңа Комардан кайтырга чыккач, янә куркыныч хәлгә очраган.

- Күтәртмә юл юк иде әле ул чакта. Атым белән язгы салкын суга төштем дә киттем, - ди Валентина ханым. - Ярый әле, малкаем алып чыга алды. Бәхеткә каршы, суык та тимәде, авырып та ятмадым шуннан соң.

Ветеринария табибы булып унбиш елдан артык хезмәт куйган ул. Аннары терлекләрне ит комбинатына тапшыру эшенә күчкән. Бу хезмәтнең мәшәкатьләре дә, четерекле яклары да шактый икән. Мәсәлән, малларның тулаем авырлыгы документтагы сан белән чагышмаса, зур күләмдә штрафка тартасыларын көт тә тор. Ә бит хайваннар машинага төяп алып барганда, ит комбинатына чират көткәндә курку кичерәләр һәм күпмегәдер ябыгалар, дип ишеткәнем бар.

-Кызгандыгызмы соң малларны?- дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

-Сыерлар, дуңгызлар берни сизенмиләр, ә менә атлар бик акыллы. Ит комбинаты капкасыннан керүгә үк башларын чайкарга тотыналар, күзләреннән борчак-борчак яшьләр тәгәри башлый. Үземнең дә күңелем тула, башларыннан сыйпап сөям дә, "Йә Аллам, кичер мине" дип пышылдый идем. Ат итен ашамыйм мин.

-Үзегезне суга батудан коткарып калган атны да иткә тапшырырга туры килдеме?

-Әйе, аны илткәндә бигрәк тә борчылдым. Еладым.

Хезмәте кырыс, каты бәгырьле булуны сораса да, әнә шундый нечкә күңелле булган икән ул. Авыл кешеләренә дә ярдәме тигән. Сыер бозаулый алмый, малыбыз авырый дип, төн уртасында да, иртән-иртүк тә гозер белән килүчеләрне, үзе сөйләвенчә, беркайчан да кире бормаган.

Ә 35 тапкыр кан тапшырган донор буларак, ничәмә-ничә авыруларның гомерләрен саклап калгандыр. Күңеле һаман да күтәренке аның:

-Картайганчыга кадәр концертларда катнашып, җырлап-биеп йөрдем. Казан сәхнәсеннән дә чыгыш ясарга туры килде. Әле дә көй яңгырап җибәрсә, бии башлар идем, - дип безне шаккатырды.

Валентина Тухтарова:

Барлык милләт вәкилләре белән тату яшәдем. Кешеләр белән бик тиз дуслаша идем. Байлыкка кызыкмадым. Юмарт булырга, үзеңдә булганыңны башкалар белән бүлешә белергә кирәк, шул чагында Аллаһ ярдәменнән ташламый.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев