Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

40 елдан артык эш тәҗрибәсе булган Зур Сәрдек укытучысын һәркемгә үрнәк итеп куярлык

Матур бәйрәмнәргә бай ул юмарт көз. Октябрь башында ук бер-бер артлы Өлкәннәр көнен, Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәмнәр якынлашканда күңел үзгә бер хисләр кичерә, тормыш юлында очраган, аралашып яшәгән кешеләрне ешрак искә аласың. Безнең буын укытучыларының да мәктәп юлыннан атлый башлаганына 3 дистә елга якын вакыт узган. Бүген сүзем...

Матур бәйрәмнәргә бай ул юмарт көз. Октябрь башында ук бер-бер артлы Өлкәннәр көнен, Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәмнәр якынлашканда күңел үзгә бер хисләр кичерә, тормыш юлында очраган, аралашып яшәгән кешеләрне ешрак искә аласың. Безнең буын укытучыларының да мәктәп юлыннан атлый башлаганына 3 дистә елга якын вакыт узган. Бүген сүзем остазым, хезмәттәшем, мәктәп елларында сыйныф җитәкчем булган Ифтария Хөсәенова турында.

Күрше Киров өлкәсенең Урта Шөн авылында туып-үскән Ифтария апаны Зур Сәрдек урта мәктәбенә эшкә килгәндә: "Үземә тиешле елларны эшләрмен дә китәрмен", - дип уйлагандыр. Әмма белемле, энергияле яшь укытучыны мәктәп тормышы үзенә бөтереп ала. Укучылар белән мәш килеп дәрес үткәрүләр, кичләрен план төзү, дәфтәр тикшерүләр, кичке мәктәптәге дәресләр, бүгенге буынның яшь укытучысына аңлашылып та бетмәгән агитатор, пропагандист кебек эшләр... Тынгысыз, үзе дә сәнгатькә гашыйк мәктәп директоры Закирҗан абый, драма коллективына тартып, рольләр бирә Ифтария апага. Шул көннән башлап, 43 ел дәвамында укучыларга физика кебек авыр һәм мавыктыргыч фәннән белем бирә Ифтария апа. Инде китәм дигәч тә, физика укытучы булмаганлыктан, кат-кат чакырып китерәләр әле аны. Катлаулы темаларны да тормыш белән бәйләп, кызыклы итеп аңлатуы нәтиҗәсендә физика укучыларның яраткан фәненә әйләнә. Аның укучылары арасында физика белән бәйле һөнәр сайлаучылар бик күп. Бүгенге көндә дә 10нан артык укучысы техник уку йортларында белем алуларын дәвам итә. Төрле елларда аның укучылары физика һәм астрономия буенча район олимпиадаларында җиңүче булалар, призлы урыннар яулыйлар. Ә Җәүдәт Гарипов һәм Шәүкәт Хөсәенов республика олимпиадаларында призер булдылар. Сыйныф җитәкчесе буларак та Ифтария Әхмәтгали кызы укучылар һәм әти-әниләр белән уртак тел табып эшли.

Гаилә бәхетен дә Зур Сәрдектә таба Ифтария апа. Укытучы хезмәтенең нечкәлекләрен аңлый торган гаиләгә килен булып төшә ул. Каенатасы, Татарстанның атказанган укытучысы, мәктәптә озак еллар математика укыткан Билал абый Хөсәенов, Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган ире Җәүдәт абый Ифтария апаның эшендә беренче ярдәмчеләре һәм киңәшчеләре булалар. Бәхетле гаиләнең куанычы булып бер-бер артлы Энҗе, Шәүкәт, Ләлә дөньяга киләләр. "Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк", - дигән кагыйдә яши бу гаиләдә. Әти-әни үрнәге, әби-бабайларның киңәше балаларда матур сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Алар өчесе дә, бабалары һәм әти-әниләре сызган юлдан барып, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика университетында белем алалар. Энҗе уку дәверендә Ельцин стипендиясенә лаек була, университетны гел "5" билгеләренә генә тәмамлый. Бүгенге көндә Энҗе Җәүдәт кызы Хөсәенова Казан федераль университеты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты. Шәүкәт музыка факультетының баян классын тәмамлап, Зур Сәрдек гимназиясендә балаларны музыка серләренә төшендерә. Ләлә Казан гимназияләренең берсендә математика укыта. Балаларның барысы да сәнгатькә гашыйк, шахмат белән мавыгулары исә бабайлары Билал абый белән әтиләре Җәүдәт абыйдан күчкән.

Ифтария апаларның җыйнак, пөхтә өйләре шау-гөр килеп тора бүген. Улы Шәүкәт, ачык йөзле килене Ландыш, игезәк оныклар Камил белән Шамил Ифтария апага иң якын кешесен - Җәүдәт абыйны - иртә югалту сагышын җиңәргә ярдәм итәләр. Казаннан кызлары, кияве, оныгы Нәфисә Ифтария апа янына киңәшкә, шатлыкларын уртаклашырга кайталар. Киләчәк хезмәтләренә һәм тормышларына рухи көч алып китәләр алар төп йорттан.

Авырмыйча, тырыш хезмәтегез белән ирешкәннең игелеген күреп, шатланып яшәргә язсын Сезгә, Ифтария апа!

Гөлсинә ЗЫЯТДИНОВА, Зур Сәрдек гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk