Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

274 кеше эчү аркасында агуланып үлгән

Татарстанда быел 9 айда алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, алкогольдән агуланып 274 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстанда алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада алкоголь продукциясен ваклап сату 5 %ка, ә республикада җитештерелгән...

Татарстанда быел 9 айда алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, алкогольдән агуланып 274 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстанда алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада алкоголь продукциясен ваклап сату 5 %ка, ә республикада җитештерелгән алкогольне реализацияләү - 4 %ка кимегән. Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору, алкоголь белән законсыз сәүдә итүне кисәтү буенча җитди эш алып барырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу аеруча районнарда актуаль. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда алкоголь продукциясен законсыз сату урыннары юк ителгән.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук районнарның легаль булмаган алкоголь таратуга каршы көрәш алып баруы турында сөйләде. Өченче кварталда Әлмәт районында 19 мең литрдан артык законсыз алкоголь продукциясе сатылган, Кукмара районында - 10 мең литрдан артык, ә Мөслим, Әтнә, Лениногорск районнарында өч ай эчендә берәр шешә генә аракы тартып алынган. Әлки һәм Алексеевск районнарында өченче кварталда 17 һәм 16 суррогат алкоголь сату урыны юк ителгән.

- Без алкоголь белән кискен агулану очракларын да әйтми үтә алмыйбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шулардан 44е - балалар. 9 ай эчендә алкогольдән агуланып республикада 274 кеше һәлак булган. Без мондый очракның һәрберсенә аерым игътибар бирергә, вакыйганы җентекләп тикшерергә тиешбез. Бигрәк тә балаларның алкоголь белән агулану очракларын.

Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk