Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 яшьлек Илнар Әгъләмов мотоциклы белән КамАЗга бәрелеп үлә

...Агымдагы елның 2 маен күз яшьләрсез искә төшерерлек түгел. Кичке сәгать ун тулганда Бурсык-Елга авылы тирәсендә мотоциклчы Илнар Әгъләмов КамАЗга бәрелеп үлә. Аның пассажиры - Илназ Миннеханов авыр җәрәхәтләр ала, район үзәк дәваханәсенә җибәрелә. Нинди ачы хәсрәт, әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык гомерлек үкенеч! Илнар, мәктәпне тәмамлап, хыялларын чынга ашырасы, әбисе, әти-әнисе...

...Агымдагы елның 2 маен күз яшьләрсез искә төшерерлек түгел. Кичке сәгать ун тулганда Бурсык-Елга авылы тирәсендә мотоциклчы Илнар Әгъләмов КамАЗга бәрелеп үлә. Аның пассажиры - Илназ Миннеханов авыр җәрәхәтләр ала, район үзәк дәваханәсенә җибәрелә. Нинди ачы хәсрәт, әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык гомерлек үкенеч! Илнар, мәктәпне тәмамлап, хыялларын чынга ашырасы, әбисе, әти-әнисе һәм энесен үзенең уңышлары белән шатландырасы урынга инде бүген арабызда юк, үзенең газиз кешеләрен, якын дусларын, укытучыларын, сыйныфташларын калдырып, мәңгелеккә китеп барды...

Илнар шаян, җор телле иде

-Тугызынчы сыйныфта биш укучы иде алар - өч егет, ике кыз. Илнар яхшы билгеләренә генә укыды, актив, шаян булды, - дип искә ала аны Кәркәүч мәктәбе директоры Илгиз Әхмәтҗанов. - Мәктәптә бәйрәм чаралары аннан башка узмый иде - үзешчән сәнгатьне бик яратты: үзе җырлый, үзе тамашалар күрсәтеп көлдерә дә, моңландыра да белде. Спортчы егет буларак, район күләмендә узган бер генә көрәш ярышыннан да читтә калмады. Илнарның үлемен бик авыр кичерәбез. Әлеге фаҗига - безнең өчен зур югалту.

Сыйныф бүлмәсе, Илнар утырган парта, әйтерсең, ятим калган...

-Ярдәмчел, актив дустыбызның үлеме белән һич килешәсебез килми, - диләр сыйныфташлары. - Ишек ачылыр да, аннан, елмаеп, Илнар килеп керер төсле. Без сыйныфта санаулы гына булсак та, бердәм, бербөтен идек. Кызларга беркайчан кыерсыту сүзләре әйтмәде, киресенчә, кирәк вакытта яклап чыга белде. Илнарны искә алмаган бер генә көнебез дә юк, безгә бик авыр.

Егет-кызларның да хисләрен аңлау кыен түгел. Тугыз ел буена, чыннан да, бер-берсе өчен иң якын кешеләргә әверелгәннәр алар, дуслары турындагы хатирәләрне барлаганда да күзләре мөлдерәп яшь белән тула. Мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Лилия Шәйдуллина әлеге сыйныф белән алты ел җитәкчелек иткән.

-Илнарны май бәйрәменә ялга таралыр алдыннан, 30 апрельдә иртән үк очраттым, - ди ул. - Йөзендә елмаю, үзе: "Безнекеләр бигрәк йокы чүлмәкләре инде, мәктәпкә һаман килеп җитә алмыйлар", - дип иптәшләрен "шелтәли". Тиз арада телефоннан партадашы Ниязга шалтыратып, аны да кызулатты әле. Ул көнне минем кабинетка әллә ничә тапкыр керде. Аның белән бергә интернет аша "IT - чемпион" буенча теркәлүне тикшердек, дөнья хәлләрен дә сөйләшеп алдык. Илнарның минем белән сөйләшкән вакытлары, һәр әйткән сүзе күз алдымда тора.

Мәктәп коллективы вакытсыз арадан киткән укучысының каберенә чардуган алып куйган, такта да яздырырга ниятлиләр. Киләчәктә дә Илнарның каберенә эзне суытмаслар алар...

"Бәрәңге дучмагы яратты"

Илнарның туган авылы Бурсык-Елгада, ул туып-үскән йортта да булдык. Әбисе белән әтисе Ринат абый Кукмарага киткәннәр иде. Бертуган энесе Илгиз инде мәктәптән кайткан, әнисе янында чуала. Быел икенче сыйныфны тәмамлаучы малай да абыйсын юксына:

-Без кайвакыт төрткәлешеп алсак та, мин аны бик ярата идем, - ди ул, әнисенә сыенып.

Инзилә ханым бала хәсрәтен кичерүнең авырлыгын үзе генә беләдер. Йөзендә сагыш, күзләрендә яшь...

-Мәктәптән улымның аяк киемен алып кайтып бирделәр, шуларны күргәч, йөрәгем тагын да телгәләнде, - ди ул. - Әле яңарак кына Илнарның фоторәсемнәрен карап утырдым - бигрәк ипле, акыллы, тәртипле иде, һәр рәсемдә елмаеп басып тора. Кечкенәдән техниканы яратты ул. Механизатор булып эшләүче әтисе белән тракторга да, комбайнга да утырып йөри, ватылса, аның ремонтлаганын карап тора иде. Иске "Минск" мотоциклын да һәлакәткә очраган иптәш малае белән бергәләп шул көнне генә җыеп бетерделәр. Әбисе: "Улым, кая барасың, чыкма аның белән", - дип калган артыннан. Яшьләр бит, бер әйләнеп кайтыйк, дигәннәрдер инде. "Хәзер кайтам, монда гына без", - дигән бит. Әмма авылдан чыгып ерак та бармаганнар, КамАЗга бәрелгәннәр. Безгә телефоннан шалтыратып әйттеләр дә, мин тизрәк һәлакәт урынына йөгердем, ул вакытта Илнарым җан биргән иде инде... Мотоциклының уты янган булса, башына шлем кисә, бәлки, исән дә калган булыр иде. Үз гомерендә беренче тапкыр руль артына утырган балабызны мотоцикл гына харап итте. Әбисенең сүзен тыңлаган булса соң... Язмыштан - узмыш юк, диләр, шулдыр инде ул. Өстәл янына утырсам да, күзләремне йомсам да, улымның шәүләсе күренгәндәй була. Бәрәңге дучмагын ничек яратып ашый иде бит ул! Бу хәсрәткә ничек түзәргә, алга таба ничек яшәргә, белмим...

Хәер, газиз баласын югалтканнарга Ходай үзе ярдәм бирсә иде...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов:

-Мотоциклга 16 яшь тулгач, "А" категорияле йөртү таныклыгы булганда гына утырырга ярый. Скутерларга да 16 яшьтән утыру рөхсәт ителә, бу очракта йөртү таныклыгы кирәкми, әмма икесендә дә башка шлем кию мәҗбүри. Мотошлемсыз хәрәкәт итүчеләргә административ хокук бозулар Кодексының 12.6 маддәсе нигезендә - 500, йөртү таныклыгы булмаганнарга Кодексның 12.7 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә - 2500, номерсыз йөрүчеләргә 5000 сум штраф каралган. Тиешле яше җитмәгән килеш скутер яисә мотоциклга утырган яшүсмерләрнең әти-әниләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә чакыртылып, Кодексның 5.35 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылалар.

Җәйге чорда мотоциклчылар юл фаҗигаләренә аеруча еш очрыйлар. Чөнки яшүсмерләрнең күбесе техник тикшерү узмаган, төзек булмаган транспортка утырып "чабу"ны кулайрак күрә. Районда 378 мотоцикл бар, шуларның 65е генә техник күзәтү үтеп, исәптә тора. Ә калганнары исә рөхсәтсез йөриләр, дигән сүз. Техник күзәтү узмаган транспортның яктырткычы да янмаска, тормоз педале эшләмәскә мөмкин. Ике көпчәкле транспорт та юл йөрү кагыйдәләрен, тиешле таләпләрне үтәүне сорый. Бу руль артына утырган һәркемгә дә кагыла.

Сүз уңаеннан: Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 майда мопед һәм мотоцикл белән бәйле ике юл фаҗигасе теркәлә. Кичке унынчы яртылар тирәсендә поселокның Ленин урамында ВАЗ-21099 автомобиле шоферының мопедка юл бирмәве нәтиҗәсендә бәхетсезлек очрагы килеп чыга. 1996 елгы Нократ Аланы егете тән җәрәхәтләре ала.

Кичке сәгать уннар тирәсендә Гагарин урамында булган һәлакәттә исә мотоциклчы юлның каршы як полосасына чыга һәм ВАЗ-21093 автомобиле белән бәрелешә. 1988 елгы Кәчимир авылы кешесе шулай ук төрле җәрәхәтләр ала.

Узган ел Татарстанда мототранспорт белән бәйле 267 юл-транспорт һәлакәте (21 кеше үлгән, 314 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган) теркәлгән булса, быел Кукмара районы территориясендә соңгы ун көн эчендә килеп чыккан фаҗигаләрнең дә икесе - мотоцикл, ә берсе скутер белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл фаҗигсе мотоциклчы егет сагыналар

erid: 2VtzqxWHLUk