Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов: Мопед һәм скутерларда җилдерергә яратучылар өчен закон таләпләре үзгәрде

Алар белән идарә итү өчен транспорт йөртү таныклыгы кирәк.

Җир өсте кардан арчылып, юллар бераз кипшерүгә үк чормалардагы велосипед һәм самокатлар ишегалдына «төште». Шулай инде, кояшлы матур көннәрдә кайсы гына баланың өйдә утырасы килсен! Саф һавада йөрү организм өчен файдалы, билгеле. Әмма алар йорт-кура тирәсендә, паркларда гына уйныймы соң, әллә кайларга кадәр барып җитә, хәтта автомобиль юлларына да чыга шул...

«Кечкенә балалар велосипедта бары тик ишегалды һәм паркларда гына йөри ала. Автомобиль юлына чыгу 14 яше тулган малай-кызларга гына рөхсәт ителә. Алар да тиешле кагыйдәләрне үтәргә, юлның уң як полосасыннан һәм юл читеннән генә барырга, рульдән кулны ычкындырмаска, рамына, багажник өлешенә кешеләр утыртмаска, уңга яисә сулга борылганда моны кул белән ничек күрсәтергә кирәклеген белергә тиеш. Җәяүле юлыннан чыкканда велосипедтан төшәргә һәм велосипедны этеп чыгарга кирәк. Колонна белән барырга җыенган очракта кеше санының уннан артмавы зарур. Башка шлем, тез һәм терсәкләр өчен махсус җайланмалар кию исә егылган очракта имгәнү һәм җәрәхәтләр алудан саклаячак. Әгәр балалар велосипедта йөрү кагыйдәләрен бозалар икән, аларга инспекторлар тарафыннан махсус “Стоп-карточка!” тутырыла һәм үзләре укый торган мәктәпкә җибәрелә, әти-әниләренә исә беркетмә төзелә», - ди район ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.

Самокат, гироскутер, мопед һәм скутерлар да яшүсмерләр арасында зур популярлык казана. Бәяләре шактый кыйммәт булса да, әти-әни тырыша инде.

«Самокатның да хәзер нинди генә төре юк. Кайбер электр самокатлары сәгатенә 50 чакрымга кадәр тизлек җыя ала. Бу машина йөртүчеләргә генә түгел, ә җәяүлеләргә дә куркыныч тудырырга мөмкин. Узган ел республика юлларында электр самокатлары катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләре өч тапкыр арткан иде. Мопед һәм скутерларда җилдерергә яратучыларга килсәк, хәзер закон таләпләре үзгәрде. Алар белән идарә итү өчен транспорт йөртү таныклыгы кирәк. “М” категорияле таныклык бары тик 16 яшь тулгач кына бирелә», - дип сүзен дәвам итә Фирдүс Фәхретдинов.

Мотоцикл иң куркыныч транспорт төренә карый. Моның шулай булуын ел саен җәйге чорда килеп чыгучы юл фаҗигаләре дә искәртә.

Мотоцикл руле артына утыру өчен 18 яшь тулган булырга һәм «А», «А1» категорияле таныклыкка ия булырга кирәк. Тиешле тизлекне саклау, махсус экипировка: шлем, мотокуртка, перчатка, махсус аяк киеме булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X