ЮХИДИ штрафыннан качып булмый
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда район территориясендә биш юл фаҗигасе булган, җиде кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләр булып юлның каршы як полосасына чыгу, урам чатларын узганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү тора. Җәяүлеләр гаебе белән бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән....
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда район территориясендә биш юл фаҗигасе булган, җиде кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләр булып юлның каршы як полосасына чыгу, урам чатларын узганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү тора. Җәяүлеләр гаебе белән бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны үзвакытында түләмәүчеләргә 81 административ беркетмә төзелгән. Район җәмәгать суды тарафыннан 69 кешегә карата административ тоткарлану, өч кешегә мәҗбри эш, ә 23 материал буенча штрафны икеләтелгән күләмдә түләү карары чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев