Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Транспорт белән идарә итү хокукыннан азат ителгән кукмаралыны исерек килеш мотоцикл руле артында тотканнар

Дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейд үткәрде.

27 һәм 28 августта үткәрелгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау рейды барышында транспорт белән идарә итү хокукыннан азат ителгән кукмаралыны исерек килеш  мотоцикл руле артында тотканнар. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«27 август көнне 20.24 сәгатьтә Кукмара районының Югары Өскебаш – Түбән Өскебаш автомобиль юлының 4нче чакрымында үткәрелгән рейд барышында дәүләт автоинспекторлары исерек хәлдә мотоцикл белән идарә иткән 37 яшьлек ирне тоткарланды. Ир-атның транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыкланды», - диделәр дәүләт автоинспекциясендә.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга, тиешле кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X