Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда «Җәяүле» профилактик чара башланды

Ункөнлек кысаларында юл йөрү өлешенең чыгарга ярамаган урыннарында юл аркылы чыгу очракларына юл куймау, җәяүлеләрнең светофорның тыю сигналына хәрәкәт итүе буенча эш көчәйтеләчәк.

Быелның 15-24 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә «Җәяүле» профилактик чара үткәрелә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ункөнлек кысаларында юл йөрү өлешенең чыгарга ярамаган урыннарында юл аркылы чыгу очракларына юл куймау, җәяүлеләрнең светофорның тыю сигналына хәрәкәт итүе буенча эш көчәйтеләчәк.

Сентябрь аенда Татарстанда һәр өченче юл-транспорт һәлакәте җәяүлене бәрдерү аркасында килеп чыккан, һәлак булучылар саны 72,7%ка арткан.

Моннан тыш, 2020 елның сентябрендә караңгы вакытта җәяүлеләрне бәрдерү нәтиҗәсендә 15 кеше һәлак булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 кешегә (87,5%) күбрәк. Күпчелек очракта җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кайтаручы элементлары булмаган  һәм алар светофорның тыючы сигналына юл аркылы чыккан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X