Саба юлында коточкыч һәлакәт (+Фото)
Юл-транспорт һәлакәте кичә, кичке сәгать 4ләр тирәсендә Казан-Шәмәрдән юлының 95 нче чакрымында килеп чыккан. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә бар. Трассаның Саба районына туры килгән урынында BMW X3 и KIA Sportage автомобильләре бәрелешкән. BMW машинасы белән 1985 елгы кеше идарә иткән, диелә. Ә KIA Sportage автомобиле йөртүчесе 1984 елгы. "Сәламәтлегенә зыян...
Юл-транспорт һәлакәте кичә, кичке сәгать 4ләр тирәсендә Казан-Шәмәрдән юлының 95 нче чакрымында килеп чыккан. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә бар.
Трассаның Саба районына туры килгән урынында BMW X3 и KIA Sportage автомобильләре бәрелешкән. BMW машинасы белән 1985 елгы кеше идарә иткән, диелә. Ә KIA Sportage автомобиле йөртүчесе 1984 елгы. "Сәламәтлегенә зыян килүче өч кеше дә коткаручылар килгәнче Саба районы үзәк хастаханәсенә озатылган иде", - дип хәбәр ителә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив рәсми мәгълүматында. Зыян күрүчеләр - ике йөртүче һәм бер пассажир.
Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.
чыганак: http://intertat.ru
Фото: "Саба таңнары"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев