Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бүген Татарстанның Спас районында 3 автомобиль бәрелешкән. Авариядә биш кеше һәлак булган, берсе зыян күргән. Көндезге 13.32 сәгатьтә килеп ирешкән мәгълүмат буенча, Казан-Болгар трассасының 160 нчы километрында «ЗиЛ», «ВАЗ-2115», KIA Rio автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Нәтиҗәдә 5 кеше...
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бүген Татарстанның Спас районында 3 автомобиль бәрелешкән. Авариядә биш кеше һәлак булган, берсе зыян күргән.
Көндезге 13.32 сәгатьтә килеп ирешкән мәгълүмат буенча, Казан-Болгар трассасының 160 нчы километрында «ЗиЛ», «ВАЗ-2115», KIA Rio автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак була, 1 кеше зыян күрә. Бәхеткә, алар арасында балалар юк.
Юлларда сак йөрсәк иде!
Нет комментариев