Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмараның ЮХИДИ хезмәткәрләре исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны тоткарлаган

Шоферга карата беркетмә төзелә, материаллар судка җибәрелә.

Кукмараның ЮХИДИ хезмәткәрләре исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны тоткарлады. Бу турыда Кукмара районының ЮХИДИ начальнигы, Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе җитәкчесе урынбасары Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

«3 августта сәгать 23.45тә Мамадыш-Кукмара автоюлының 62нче чакрымында (“Южный” кибете тирәсе) ЮХИДИ инспекторлары “Лада-Калина” автомобилен туктата. Шоферда алкогольле эчемлек куллану билгеләре була. Махсус прибор аның организмында 0,261 промильле алкоголь булуын күрсәтә. Машина йөртүче үз гаебен таный», - дип сөйләде Фирдүс Фәхретдинов.

Әлеге ир-егетнең машинасы штрафлар тукталышына куела. Аңа карата беркетмә төзелә һәм материаллар судка җибәрелә.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X