Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклады

Чираттагы «Тоннель» операциясе Зур Кукмара авылының Мәктәп урамында узды.

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны ачыклаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

6 апрель көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә Зур Кукмара авылының Мәктәп урамында «Тоннель» операциясе үткәрде.

Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 16 очрагы ачыкланды: исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү (1), куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен үтәмәү (9), дәүләт номерлары булмаган транспорт чарасы белән идарә итү (2), штрафны билгеләнгән срокта түләмәү (2), документсыз автомобиль белән идарә итү (1), машина йөртүченең ОСАГО полисына кертелмәве (1).

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәргә чакыра.
 

фото: архив/ kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X