Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада узган "Юл бир" рейды вакытында 5 шофер штрафка тартылды

Билгеле булганча, махсус ут-маяк җемелдәтеп, тавыш-сигнал биреп килүче автомобиль якынлашканда, юлдагы барлык транспорт чаралары да, аларны тоткарлыксыз уздыру өчен, читкә тайпылырга һәм юл бирергә тиеш

Кукмарада “Юл бир” дигән рейд узды. Билгеле булганча, махсус ут-маяк җемелдәтеп, тавыш-сигнал биреп килүче автомобиль якынлашканда, юлдагы барлык транспорт чаралары да, аларны тоткарлыксыз уздыру өчен, читкә тайпылырга һәм юл бирергә тиеш. Мондый төр транспортка ашыгыч ярдәм күрсәтү, янгын сүндерү машиналары, полиция экипажлары керә.

-Кызганыч, райондашлар арасында ашыгыч рәвештә хәрәкәт итүче әлеге төр транспорт чаралары белән исәпләшмәүчеләр дә бар, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Рейд барышында тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән биш кешегә административ беркетмә төзелде һәм штрафка тартылды.

фото: район ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X