Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада узган “Тоннель” операциясе вакытында 11 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган

Исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шофер тоткарланган.

Кичә, 26 февральдә, сәгать 16.00-17.30да Кукмара-Шәмәрдән автоюлының өченче чакрымында, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы транспорт йөртүчеләрне, җәяүлеләрне ачыклау максатында, “Тоннель” операциясе оештырылды. Бу турыда район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Операция барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы ачыклана. Алар арасында укылмый торган дәүләт номеры белән хәрәкәт итү (1), иминлек каешы куймау (4), автомобильнең якыннан яктырту утларын кушмау (1), ОСАГО полисы булмау (1), җәяүлеләрнең кагыйдә бозуы (2).

Тикшерү вакытында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның автомобиле махсус тукталышка куелган.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев