Кукмарада узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланган.

22 августта 8.00-10.00 сәгатьләрдә Кукмараның Магистральный урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: юлга чыгу өчен диагностик карта тиешле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән килеш транспорт белән идарә итү — 2 очрак, автомобильнең номерлары укылмау, иминлек каешы куймау, тәрәзәне каралту таләпләрен үтәмәү — 1әр очрак.

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка урнаштырылган. 

Районның Дәүләт автоинспекциясе массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев