Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада узган комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Утырышта шулай ук гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре, хатлары каралды.

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Кукмарада узган комиссия утырышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов район юлларында килеп чыккан фаҗигаләр турында сөйләде һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп узды.

«Агымдагы елның 10 аенда район территориясендә 16 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 12 кеше тән җәрәхәтләре алды, 5 кеше һәлак булды. Чагыштыру өчен: 2022 елда 24 юл һәлакәте булды, аларда 26 кеше зыян күрде, 3 кешенең гомере өзелде», — дип билгеләп үтте Фирдүс Фәхретдинов.

«Йорт-мәктәп-йорт» балалар хәрәкәте маршрутлары буенча урам-юл челтәренең торышы мониторингы турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сөйләде.

Утырышта шулай ук гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре, хатлары каралды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев