Кукмарада узган «Буыннар старты» бәйгесендә өч буын вәкиле көч сынашты
Команда составында бала, әти-әни, өлкән буын вәкиле бар иде.
Манзарас урта мәктәбендә «Буыннар старты» республика бәйгесенең район этабы үтте.
Анда алты гаилә командасы көч сынашты. Команда составында бала, әти-әни, өлкән буын вәкиле бар иде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлева сүзләренә караганда, чараны Дәүләт автоинспекциясе, мәгариф идарәсе, автомәктәп, район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге оештырган.
Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, тормыш иминлеге нигезләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, янгын куркынычсызлыгы буенча үзләренең белемнәрен күрсәтте.
Барлык этапларны узганнан соң, беренче урынга Кукмара өченче урта мәктәбенең «Гаилә альянсы» командасы чыкты. Икенче-өченче урыннарны Кукмара беренче гимназиясен тәкъдим иткән гаилә һәм Манзарас урта мәктәбенең «Светофор» командалары бүлеште. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев