Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе вакытында кагыйдә бозуның 13 очрагы ачыкланган

Операция барышында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шофер тоткарланган.

Кукмарада «Тоннель» операциясе вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланган. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИдән хәбәр иттеләр.

«Бүген Кукмараның Ленин урамында массакүләм транспорт чаралары тикшерелде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланды», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Кагыйдә бозулар түбәндәгеләр: алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү (1), иминлек каешы куймау (6), тиешле таләпләргә туры килерлек итеп теркәлмәгән транспортта йөрү (1), юл билгеләре таләпләрен үтәмәү (1), руль артында барганда кәрәзле телефоннан сөйләшү (1), җәяүлеләргә юл бирмәү (2), җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве (1).

Мондый төр чаралар районда даими рәвештә оештырыла. ЮХИДИ һәркемне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X