Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе вакытында исерек шофер тоткарланган

Операция барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган.

Кукмара үзәгендә оештырылган «Тоннель» операциясе барышында автоинспекторлар тарафыннан исерек шофер тоткарлана. Бу турыда Кукмара районының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«12 майда сәгать 9.00дан сәгать 11.00гә кадәр Кукмараның Ленин урамында, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау максатында, транспорт чараларын массакүләм тикшерү уздырылды. Операция барышында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шофер тоткарланды. Аның транспорты махсус тукталышка куелды», - дип сөйләделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган. Шулар арасында: документлар булмау (1), иминлек каешы куелмау (3), тукталыш кагыйдәсен бозу (8), тәрәзәләрен каралткан транспортта идарә итү (1).

фото: Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X