Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның сигез очрагы ачыкланган

Дәүләт автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган шоферны тоткарлаган.

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның очрагы ачыкланган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«4 май көнне Кукмара-Нократ Аланы автомобиль юлының беренче чакрымында транспорт чаралары йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерүе үткәрелде. Барлыгы юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның сигез очрагы ачыкланды», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Хокук бозулар арасында – укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү (2), куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу (3), транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү таләпләрен үтәмәү (1), ОСАГО иминият полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү (1), исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү (1).

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ хезмәте юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X