Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында 12 закон бозучы җаваплылыкка тартылган

Хокук бозучылар арасында транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган исерек шофер тоткарланган.

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында 12 тәртип бозучы җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«24 сентябрь көнне Зур Кукмара авылында, Кукмара-Шәмәрдән автомобиль юлының 1нче чакрымында транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерү узды. Барлыгы 12 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Хокук бозулар арасында билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итү (1), куркынычсызлык каешын кулланмау (1), иминият полисына кертелмәгән килеш транспорт белән идарә итү (1), ОСАГО иминият полисы булмау (1), җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы (4), укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү (1), теркәү документлары булмаган транспорт чарасы белән идарә итү (1), исерек хәлдә һәм транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыру (1).

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә чакыра.

фото: район ЮХИДИ бүлегеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X