Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның сигез очрагы ачыкланды.

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

2 декабрьдә 19.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 62нче чакрымында чираттагы «Тоннель» операциясе узды. Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның сигез очрагы ачыкланды. Ялган, укылмый торган дәүләт теркәү номерлары белән, иминлек каешын эләктермичә, документларсыз йөрүкебек закон бозу очраклары ачыкланды. Шулай ук ике машина йөртүче ОСАГО полисына кертелмәгән, берсе – транспорт чарасын ОСАГО полисы булмаган килеш йөрткән.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче ачыкланды. Аның автомобиле махсус тукталышка урнаштырылды.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга чакыра.

Фото: архив/ kukmor-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk